Мәхмүд Кашгарый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к робот кушты: ba:Мәхмүд Ҡашғари
Byltyr (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
Ул [[XI гасыр|XI йөзнең]] башларында Көнчыгыш Төркстандагы Кашгар шәһәрендә туган дип санала. Чыгышы төркиләрнең аристократик катлавыннан булып, яшьлегендә Кашгарның үзендә белем алган, соңрак Бохара һәм башка гыйлем үзәкләрендә дә укыган булуы ихтимал. Шуннан соң ул «Сүзлег»е өчен материал җыю ниятендә төрки илләр буенча сәяхәткә чыгып киткән. Төркиләр, төркмәннәр, угызлар, чигилләр, ягмалар, кыргызларның шәһәрләрен, кышлау һәм җәйләүләрен күп еллар дәвамында гизеп чыкты, сүзлекләрен туплады, төрле төркем сүз хосусиятләрен өйрәнеп, аныклап чыкты.
 
Кашгари үз «Сүзлег»енә Идел буе төркиләренең — болгарларның [[мәкаль]], җыр һәм шигырьләрен дә керткән. Ул үз әсәрен [[1074 ел]]да тәмамлаган.
 
Бу бөек хезмәт безнең заманда [[1915 ел|1915]]—[[1917 ел|1917]] елларда 3 том булып [[Истанбул]]да, [[1960 ел|1960]]—[[1963 ел|1963]] елларда [[Ташкент]]та басылып чыкты. Кашгарига кадәр төрки халыкларның тормыш-көнкүрешләре, телләре, авыз һәм язма иҗатлары турында мондый зур хезмәтнең язылуы мәгълүм түгел. Шуңар күрә бу китап аркасында Мәхмүд Кашгари тарихта беренче бөек тюрколог галим буларак дан алды.