Бронхит: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 25:
* тән температурасы күтәрелү.
 
== Хроник бронхит ==
Табиблар бронхитның ике төрен аерып күрсәтәләр: кискен һәм хроник бронхит. Кискен бронхит берничә атна дәвамында барырга мөмкин. Гадәттә, ул [[грипп]] яки [[ОРВИ]] фонында барлыкка килә. Кайвакытта бронхит барлыкка килүгә [[тәмәке]] төтене, тузан, агулы газлар да сәбәпче була ала.
 
Кагыйдә буларак, барлык хроник авырулар, тулысынча дәваланып бетмәгән кискен авырулардан соң барлыкка килеп, авыруның икенче баскычы дип каралалар. Хроник бронхит — болардан чыгарма. Гадәттән тыш очракта гына кискен бронхит хроник авыруга әйләнә. Кайвакыт коклюш авыруы клиник картинасы буенча хроник бронхитка охшый, тик бу очракта авыруга китергән бактерияләр башка.
{{Medicine-stub}}
 
Хроник бронхит—бронхларның лайлалы тышчасында тупас үзгәрешләр барлыкка килү нәтиҗәсендә үпкәләрнең функциясен кискен рәвештә боза торган мөстәкыйль авыру. Әлеге үзгәрешләр зарарлы матдәләрнең еллар буе бронхларга зыянлы тәэсир итү нәтиҗәсе булып санала. Алар арасында беренче урында тәмәке төтене тора, шуңа күрә хроник бронхитны еш кына «тәмәкече бронхиты» дип тә йөртәләр. Сирәгрәк очракта бронхларга цемент, күмер, агач тузаннары һәм башка механик яки химик катнашмалар белән пычранган һава утыра һәм лайлалы тышчаның керфекле эпителиен зарарлый. Нәтиҗәдә бронхның дренаж функциясе бозыла. Бронхларда лайла җыелып тоткарлана һәм йөткерүгә китерә. Бу фазаны катараль хроник бронхит дип тә атыйлар.
 
Кызганычка каршы, тәмәке тартучылар йөткерүгә зур игътибар бир­ ми, аны бетәр әле дип уйлыйлар, үзләрен һәм башкаларны да агулап, төтенләүләрен дәвам итәләр. Берничә елдан патологик процесс авыррак стадияләргә күчә. Бу стадияләр кемдә ничек була, анысын чамалау авыр.
 
Ләкин алар икесе дә куркыныч.
 
Беренче очракта сулыш алу бозылырга мөмкин, аның нигезендә кечкенә бронхларның лайла белән томалануы, бронхлардагы лайлалы тышчаның озак ялкынсынуыннан барлыкка килгән спазм ята. Тын бетә башлый, башта физик йөкләнеш вакытында, аннары—тыныч вакытта да. Бронхлар лайла белән тулып кыскарганга күрә, сулыш алу авырая, альвеолалар (газ алмашы бара торган үпкә куыкчыклары) киңәяләр, анда һава тоткарлана һәм үпкә эмфиземасы дип аталган авыру барлыкка килә. Бу стадиядә авыруны хроник обструктив бронхит дип йөртәләр.
 
Икенче очракта процесс башкачарак бара. Озак һәм киң ялкынсыну кичергән бронхларга бик күп эрен ясаучы микрофлора утыра. Нәтиҗәдә, эренле хроник бронхит барлыкка килә. Аңа фазалы бару характерлы: өзлегү белән ремиссия (авыруның вакытлыча җиңеләюе яисә авыру билгеләре юкка чыгу) чиратлашып бара. Гадәттә өзлегүләр каты туңганда яки салкын
 
тиеп авырганда барлыкка киләләр. Авыруның температурасы күтәрелә, кәефе югала, ул хәлсезләнә, какырык бүленеп чыгу сизелерлек арта.
 
Хроник бронхитны дәвалауның әһәмиятле чарасы — беренчел сәбәпне бетерү. Әгәр ул тәмәке тартудан барлыкка килгән булса (еш кына авыруның сәбәбе нәкъ менә шул), тәмәке тартуны ташларга кирәк. Әгәр сәбәп эш урынындагы шартларда (тузан, агулы матдәләр) булса, эшне, хәтта һөнәрне < алыштыру турында уйларга кирәк. Халык: «Сәламәтлек үзеңә кадерлерәк» яки «Сәламәтлек — әле ул барысы да түгел, ләкин сәламәтлектән башка — берни дә юк»,—дип белми әйтми, бу очракта шуны күздә тотып эш итәргә туры килә.
 
Мондый радикаль адымнардан башка да авыруның хәлен җиңеләйтә, хроник бронхит барышын акрынайта торган мөмкинлекләр бар. Чир үзенең соңгы стадиясенә күчеп өлгермәгән фазада, лайланы какырып чыгарта торган чаралар белән авыруларга үпкәдәге лайладан котылырга булышу кирәк.
 
Андый чараларга төрле төнәтмәләр, эремәләр, кискен бронхитны дәвалый торган таблеткалы препаратлар, рецептсыз сатыла торган лазолван керә.
 
Сырхауга хроник обструктив бронхит дигән диагноз куелган булса, бронхолитик чаралар максатка ирешергә ярдәм итә. Бронхолитик дарулар кечкенә бронхларны киңәйтә, сулыш алуны җиңеләйтә, альвеолаларда газ алмашын яхшырта, үпкә эмфиземасы барлыкка килүен һәм үсешен кисәтә.
 
Андый препаратлар арасында атровент бронхларның шома мускулларын киңәйтә торган яхшы препарат дип исәпләнә. Атровент препараты составына керә торган атровент матдәсе беродуала дип йөртелгән препаратта да бар.
 
Бу препаратларны даруханәдән алу өчен табиб рецепт язып бирә.
 
Эренле хроник бронхит булганда, бронхларны какырыктан чистарту өчен, какырык чыгара торган чараларны даими рәвештә кулланырга туры килә. Шундый бик яхшы чараларның берсе — дәвалаучы сулыш гимнастикасы (күнегүләргә ЛФК бүлмәләренәдә өйрәтәләр).
 
Өзлегүләрне булдырмау бик мөһим, чөнки һәрбер өзлегү катлаулануга, авыруның көчәюенә китерә. Аларны булдырмаска мөмкин. Туңмаска кирәк: урамда баш киеме белән йөрергә, салкын суда коенмаска, аяклар һәрвакыт җылыда, корыда булырга тиеш. Грипп эпидемиясе вакытында инфекциядән саклану таләп ителә. Кибетләргә, сырхауханәгә йөрергә туры килсә, урамга чыгар алдыннан борынга оксолин маен сөртергә, интерферон тамызырга кирәк. 3 атна буе (атнага 2 тапкыр) 1 әр таблетка арбидол кабул итү файдалы. 10 көн дәвамындә иртә-кич ликопид дигән даруны тел астына салып эретеп йотарга кирәк. Бу чаралар организмның саклану көчләрен активлаштырырга тиеш.
 
Әгәр йөткерү сәбәпсез башланып китсә, кичекмәстән табибка күренү зарур. ( Йөткерү һәрвакыт бронхит симптомы гына булып тормый. Ул—пневмония, шеш, туберкулез кебек куркыныч авырулар булганда да күзәтелә.{{Medicine-stub}}
 
== Чыганаклар ==