Имам әл-Бохари: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayrat.mslm (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Ayrat.mslm (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Имам әл-Бухари''' (''Әбу Абдуллах Мухәммәд бин Исмәгыль бин Ибраһим бин әл-Мугыйра әл-Бухари әл-Җу'фи''; 194/[[810 ел|810]] — 256/[[870 ел|870]]) — мәшһүр [[Ислам]] галиме, «Әл-Җами ас-сахих» [[хәдисләр]] җыентыгын төзүчесе.
 
Ул [[һиҗри]] ел исәбе белән 194 елның 11 шәввәлендә [[Бохара]] шәһәрендә туа. Яшли атасыз кала һәм сукырая. Ләкин кайбер вакыт уткәч аның әнисе төшендә [[Ибраһим пәйгамбәр|Ибраһим]] галәйһиссәлмне күрә, һәм ул аңа: «Аллаһ синең догаларың өчен улыңа күрү мөмкинлеген кайтарды» - диде. Уналты яшендә Мәккәгә хаҗ кыла, шуннан соң берникадәр вакыт Гарәпстанда яши.
 
Имам әл-Бухари үзенең хәдисләрен, хәлифәлекнең төрле почмакларында очраткан, меңнән артык шәйхтан китерә. Аның кайбер шәйхлары: Хәммәд бин Шакир, Таһир бин Мәхлид, [[имам Әхмәд]] бин Хәнбәл, Али бин әл-Мәдини, Мәкки бин Ибраһим әл-Балхи, Абдуллах бин Муса әл-Абси, Әбу Бәкр әл-Хумәйди, Ибраһим бин Мә'кил, Әбу Тальха бин 'Али әл-Бәради ән-Нәсәфи, Ибраһ бин әл-Мунзир, Әдәм бин Ийас, Абдан бин Усман әл-Мәрвази, Әбу 'Асим әш-Шәйбани һәм Йахйа бин Му'ин. Имам әл-Бухари хәдис җыю өчен ясаган сәяхәтеннән соң үзенең "Сахих"ын туплауга керешә, моңа 16 ел китә. Үзенең әйтүе буенча ул 600 000 хәдис тикшерә.
 
Имам әл-Бухари үзеннән соң бик күп хезмәтләр калдыра, һәм алар арасында иң атаклысы "Әл-Җәми' әс-Сахих". Аннан кала шәйх әл-Бухари "Әл-Әсма' вәл-куна", "әт-Тарих-ул-Кәбир", "Әс-сунан фил-фикх", "Хальк аф'аль әл-'ибад", "Әл-әдәб уль-Муфрад" һәм "Әл-Кира'а хәлф-ул-имам" исемле китаплар авторы.