«Эльмира Шәрифуллина» битенең юрамалары арасында аерма

к
к
к (→‎Биография: clean up using AWB)
 
== Биография ==
Эльмира Шәрифуллина [[1947 ел|1947 елның]]ның [[4 июнь|4 июнендә]] [[Татарстан|Татарстанның]]ның [[Мөслим районы]] Симәк авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. [[Актаныш районы|Актаныш районының]]ның Зөбәер авылы сигезьеллык мәктәбен һәм [[1966 ел]]да [[Минзәлә]] педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: бер ел [[Мамадыш]] шәһәрендә Пионерлар йорты директоры һәм мәктәптә укытучы, [[1967 ел]]ның көзеннән [[Казан]]дагы китап кибетендә комплектлаучы, [[Яшел Үзән]]дәге 6 номерлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы ([[1968 ел|1968]]-[[1970 ел|1970]]), аннары Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор ([[1970 ел|1970]]-[[1972 ел|1972]]) һәм “Ялкын” республика балалар журналы редакциясендә учетчица ([[1972 ел|1972]]-[[1983 ел|1983]]) булып эшли. [[1974 ел]]да, эшеннән аерылмыйча укып, [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]]ның татар филологиясе бүлеген тәмамлый. [[1983 ел]]ның октябреннән Э.Шәрифуллина “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә бүлек хәбәрчесе хезмәтендә.
 
Э. Шәрифуллина үзенең үзенең шигырьләре белән көндәлек матбугатка 60нчы елларның урталарыннан катнаша башлый. Соңга таба аның шигырь цикллары күмәк җыентыкларга (“Шигырь бәйрәме”, [[1968 ел|1968]]; “Беренче карлыгачлар”, [[1970 ел|1970]]; “Кызлар җыры”, [[1977 ел|1977]]) кертелә, “Казан утлары”, “Азат хатын”, “Ялкын” журналларында басыла. [[1976 ел]]да шагыйрәнең нәниләр өчен “Безнең зоопарк” дигән китабы һәм [[1984 ел]]да лирик шигырьләре тупланган “Яңгыр җиле” исемле җыентыгы дөнья күрде. Ул шулай ук проза жанрында да эшли – яшьләр тормышына багышланган очерклар һәм балалар өчен хикәяләр яза.
{{Rq|image}}
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
{{DEFAULTSORT:Шәрифуллина, Эльмира}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
5412

правок