Мөхәммәдьяр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 11:
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = [[15521549 ел]]
| үлем җире =
| әти =
Юл номеры - 24:
'''Мөхәммәдьяр''' — күренекле [[татар]] [[шагыйрь|шагыйре]].
 
== Тәрҗемәи хәл ==
Безнең вакытта шагыйрьнең ике поэмасы һәм бер шигыре билгеле.
Мөхәммәдьярның туган елы якынча [[XV гасыр|XV йөз]] азагына — [[1497 ел]]га туры килә. Аның тормыш юлы [[Казан]] белән бәйле. Рухани, хаҗи гаиләсеннән. Автор «Төхфәи мэрдан» ахырында үз атының «Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр» булуын искәртә. Ике урында шагыйрь үзен «Ярмөхәммәд» дип тә атый. Әсәрләреннән бу әдипнең шактый укымышлы булуы, [[гарәп теле|гарәп]], [[фарсы теле|фарсы]], [[төрки телләр|төрки телләрен]] яхшы белүе аңлашыла.
 
Мөхәммәдьяр [[1542 ел]]да иҗат ителгән «Нуры содур» поэмасында «Мөхәммәд Әмин хан каберендә» «моҗавир» (сакчы) булып торуын әйтеп китә. Әдип «Төхфәи мэрдан» әсәрендә үзенең күп мәшәкатьләргә, авырлыкларга дучар булуын да яза: «Чик-дем әмма рәнҗ вә мәшәккать бихисаб»,— ди ул.
 
Аның гомер юлы да фаҗигале өзелә: Мөхәммәдьяр [[Казан]] делегациясе составында тылмач булып [[Мәскәү]]гә килә. Аны [[1549 ел]]ның җәендә [[Явыз Иван]] гаскәрләре [[Муром]] тирәсендә вәхшиләрчә үтерә. Әмма шагыйрь үзе үлсә дә, аның ялкынлы сүзләре, әсәрләре исән калган.
 
== Иҗат ==
Безгә Мөхәммәдьярның өч әсәре — «Төхфәи мэрдан» («Егетләр бүләге», 1540), «Нуры содур» («Күкрәкләр нуры», 1542) поэмалары һәм «Нәсыйхәт» шигыре мәгълүм.
 
«Нәсыйхәт» әсәре (ул 24 бәеттән гыйбарәт) тәүге мәртәбә [[1842 ел]]да М. Иванов хрестоматиясендә басылып чыккан. «Нәсыйхәт» дип аталган бу шигырьнең эчтәлеге символик характерда. Бер былбыл «күңел багына» очып килә. «Нәсыйхәт»нең төп мәгънәсе шунда: кеше үзенең күңелен пакь, нурлы, «тугры юлда» тотарга бурычлы.
 
Мөхәммәдьяр поэмалары әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне үзәккә куюлары, лиро-эпик табигатьләре белән бер-берсенә охшаш. Һәр икесендә дә, куелган мәсьәләләргә иллюстрация рәвешендә, төрле шигъри хикәятләр китерелә. Хәтта сюжетлы өлешләрендә бердәй ситуацияләр дә очрый. Хикәятләрнең мәгънәсе: игелекле эш-гамәлләр һич тә юкка чыкмый, ә бәлки артыгы белән кире үзеңә кайта.
 
== Сылтамалар ==
* [http://www.tatknigafund.ru/authors/680 Әсәрләре]
Строка 30 ⟶ 43 :
* [http://kitap.net.ru/muhammadiar.php Өйрәнелү тарихы]
 
{{Rq|stub|image}}
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]