Кан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
{{УК}}
Irekhaz (бәхәс | кертем)
 
Юл номеры - 11:
 
[[Кан тамырлары]] җәрәхәтләнгәндә, канның агуы тоткарлый торган куерык – [[тромб]] хасил итеп, кан ойый. Куерык акрынлап тыгызлана һәм кан тамырының зарарланган урынын томалап, кан агуын туктата. Вакыт үтү белән кан тамыры элекке хәленә кайта, ә тромб суырылып бетә.
Тромбның нигезен эреми торган җепселле аксым [[фибрин]] тәшкил итә, ул [[плазма(биология)|плазма]]да эрегән фибриноген аксымыннан хасил була. Фибрин хасил булсын өчен, канда үзенә бертөрле матдәләрнең булуы кирәк. Бу матдәләр кан пластинкалары, кан тамырлары, алар тирәсендәге [[тукыма (биология)|тукыма]]лар зарарланганда хасил булалар. Фибрин җепселләре арасында куерыкка кызыл төс бирүче кан күзәнәкләре тотылып кала. Куерык 3 – 8 минут дәвамында хасил була.
 
Кан ою – организмның кан югалтудан саклый торган саклагыч җайлашуы.
 
Бик борынгы заманнарда ук кешеләр организм өчен канның әһәмияте зур икәнлеген аңлаганнар. Тик канның составы, үзлеге һәм аның организмдагы роле XIX гасырда гына өйрәнелә.
 
Кан—тере организмда кан тамырлары буйлап ага торган кызыл төстәге үзенчәлекле сыек тукыма ул. Кеше гәүдәсе авырлыгының 6,8 процентын (70 кг массалы кешедә 5 литрга якын кан була) кан тәшкил итә.
 
Канның төп состав өлешләре — ачык сары төстәге сыекча, ягъни плазма һәм анда йөзеп йөри торган кызыл һәм ак кан тәнчекләре.
 
Кан плазмасына организмның яшәве өчен кирәкле бик күп гади һәм катлаулы матдәләр: аксым, май, углевод, тоз, кислота, витаминнар һәм башкалар керә.
 
Микроскоптан карагач кына күренә торган бик кечкенә шарчыклар — эритроцитлар, ягъни кызыл тәнчекләр канга кызыл төс бирә. Алар канда 80-100 көн яшиләр, аннары таркалалар. Кешедә секунд саен 10 млн га якын эритроцит алышынып тора.
 
Эритроцитлар гемоглобин дип аталган махсус матдә белән тулган. Гемо­ глобинда составына тимер кергән буяучы матдә бар. Сулаган чакта бу тимер үпкәләргә кергән һавадан кислородны бик җиңел эләктереп ала. Үпкәләрдә кислородка баеган кан аны бөтен организмга тарата—кислород тәндәге һәр күзәнәккә кирәк, югыйсә күзәнәкләр һәлак була.
 
Кеше канын микроскоп аша караганда, күп санлы эритроцитлар арасында сан ягыннан азрак ак кан тәнчекләрен — лейкоцитларны күрергә мөмкин.
 
Алар эритроцитлардан эрерәк һәм үтә күренмәле сыман. Лейкоцитлар безне авыру тудыручы микроблардан ышанычлы саклый.
 
Кан организмны туендыра. Тәннең күзәнәкләре үсә, ныгый, һәлак булган искеләре урынына яшьләре барлыкка килергә тиеш. Моның өчен «төзү
 
материалы» кирәк. Аны азык бирә. Ашаган ризыкларыбыз ашказаны һәм эчәкләр аша үткәндә, озаклап һәм бик яхшылап эшкәртелә, аннан соң кан тамырлары эченә үтеп, кан агымына кушылып китә. Бик нәзек кан тамырлары — капиллярлар аша кан организмдагы барлык күзәнәкләрне кислород белән генә түгел, су, туклыклы матдәләр, тоз һәм витаминнар белән дә тәэмин итә.
 
Шул ук вакытта кан матдәләр алмашы процессында катнашып, организмны агулау ихтималы булган зарарлы продуктларны тукымалардан алып китә.
 
Зарарлы продуктлар үпкә, бөер, эчәк һәм тире аша да чыгарып ташлана.
 
Канда тромбоцит дип аталган махсус күзәнәкләр бар. Алар канның оешу өчен җаваплы. Кан тамырлары зарарланса, шул урынга кан оешып, җәрәхәтләнгән урынны томалый.
[[Төркем:Биологик матдәләр]]
[[Төркем:Кан]]
<references />
[[Төркем:Медицина]]