Тимер гасыр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ильзирә (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «ТИМЕР ГАСЫР, кешелек тарихының тимер металлургиясен беренчел үзләштерүгә бәйле этабы. Таш гасы...»
Тамга: Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
 
{{УК}}
 
Юл номеры - 1:
{{УК}}
ТИМЕР ГАСЫР, кешелек тарихының тимер металлургиясен беренчел үзләштерүгә бәйле этабы. Таш гасырга һәм бронза гасырга алмашка килә. «Тимер гасыр» атамасын фәнни әйләнешкә 1830–1850 елларда археолог К.Ю.Томсен кертә. Бер төркем галимнәр тимер гасыры башлануны теге яки бу төбәктә беренче тимер эшләнмәләр барлыкка килү белән, икенчеләре – даими рәвештә тимер җитештерелә башлау белән, өченчеләре – бронза хезмәт һәм сугыш коралларының тимердән эшләнгәннәре белән кысрыклап чыгарылуына бәйләп карыйлар. Тимер гасыры ахырын археологларның күпчелеге Халыкларның бөек күчеше чорына (II–VI йөзләр) нисбәт итә.