Климат: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
{{УК}}
 
Юл номеры - 1:
{{УК}}
'''Климат''' ({{lang-gr|klima}} — авышлык) — билгеле бер урынга хас һава торышының күп еллык режимы, физик географик шартларның, атмосфера күренешләренең бер берсенә йогынты ясау нәтиҗәсе булып тора. Микро- һәм макроклиматка бүленә. Климатның төп күрсәткечләре: [[атмосфера басымы]], [[һава дымлылыгы]], [[җил]] тизлеге һәм юнәлеше, [[һава температурасы]], [[явым-төшем]] күләме, яву режимы һ.б. Климатны барлыкка китерүче шартларга географик урын (географик киңлек, диңгез кимәлендәге биеклек, [[океан]]нар йогынтысы); җир өстенең үзенчәлеге (рельеф һәм җирнең өске катламы: үсемлек, кар катламы, ачык грунт һ.б.); [[кояш радиациясе]] (җир өсте белән атмосфера арасында җылылык алмашынуы, географик урынга һәм рельефка бәйле кояшлы вакытның дәвамлылыгы); атмосфера циркуляциясе керә. Төньяк ярымшарда 4 төп (экватор, тропик, уртача, арктик) һәм 3 күчү (субэкватор, субтропик, субарктик) климат бүлекләре аерыла. Географик урынга һәм атмосфера циркуляциясе үзенчәлекләренә карап К. океан, континенталь, көнбатыш һәм көнчыгыш яр буе төрләренә бүленә (Б.П.Алисов).