«Күрү нервы» битенең юрамалары арасында аерма

9 байт добавлено ,  8 ай элек
Тамга: вики-текст мөхәррире 2017
== Гомуми төзелеше ==
1. Афферент җепселләр. Күрү нервында челтәркатлауның ганглионар күзәнәкләреннән (ЧГК) киткән якынча 1,2 млн афферент җепселләр бар. Күбесе тышкы буынтыклы җисемдә синапслар ясый, ә кайберәүләре башка үзәкләргә кадәр җитә, күбесенчә урта минең претекталь төшләренә. Якынча 30% җепсел 5° чигендә үзәк күрү кырын тәэмин итә. Күрү нервында җепселләр якынча 600 бәйләмгә (һәрберсендә 2000 җепсел бар) йомшак ми тышчасыннан башланган фиброз бүлгеләр белән аерыла (рәс. 21.1).
 
2. Олигодендроцитлар аксоннарның миелинлашуын тәэмин итә. Челтәркатлауның нерв җепселләренең тумыштагы миелинлашуын бу күзәнәкләрнең аномаль интраокуляр урнашуы белән аңлатыла.
 
3. Микроглия — мөгаен ЧГК апоптозын көйләүче (күзәнәкләрнең «програмланган» үлемен) иммунокомпетент фагоцитар күзәнәкләр.
 
4. Астроцитлар аксоннар белән башка төзелешләр арасын җәеп чыга. Аксоннар үлү очрагында барлыкка килгән бушлыкны астроцитлар тутыра.
 
5. Тышчалар
 
а) йомшак тышча — кан тамырларыннан торган юка эчке тышча;
 
б) тышкы тышча пәрәвезсыман тышча һәм акка күчкән тыгыз каты тышчадан тора. Күрү нервының фенестрациясенә тышкы тышча киртләре керә, ул церебраль субарахноидаль аралыкка дәвам итә һәм анда арка мие сыекчасы (АМС) бар.
1. Интраокуляр бүлеге (башка атамалары — күрү нервы дискы, күрү нервы тәлинкәсе, нерв башы) иң кыска (1 мм озынлыкта һәм 1,5 мм диаметрда асма буенча). Бу бүлеккә кагылган неврологик зарарланулар — ялкынсыну (папиллит), шешү һәм патологик өстәүләр (друзалар).
 
2. Интраорбиталь бүлеге 25-30 мм озынлыгы белән күз алмасыннан башлана һәм күз чокыры очында күрү тишеге белән тәмамлана. Аның диаметры нерв җепселләренең өстәмә миелин катламнары өчен 3-4 мм тигез. Күз чокыры очында нерв тыгыз фиброз Цинн боҗрасы белән урап алынган, аннан дүрт туры мускул китә. Өске һәм эчке туры мускул өлешчә нерв тышчасыннан да башлана, шуңа ялкынсынулы оптик нейропатия (мәсәлән ретробульбар неврит) күзне йөрткәндә авырту белән бергә була ала. Нервның интраорбиталь бүлеге S-сыман формалы һәм тартылусыз урнаша, бу күзгә ирекле хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә.
NB S-сыман формасы өчен нерв проптоз шактый булганчыга кадәр артык сузылмый.
 
3. Интраканаликуляр бүлегенең озынлыгы 6 мм һәм ул каналдан уза. Интраорбиталь бүлегеннән аермалы буларак каты тышча өссөяк белән кушылганга бу бүлек канал тышчасына беркетелгән.
 
4. Интракраниаль бүлеге хиазмага күчә, озынлыгы буенча 5 алып 16 мм кадәр була (уртача 10 мм). Озын интракраниаль бүлеге яндаш әгъзаларда патология үсеш алганда еш зарарлана, мәсәлән гипофиз аденомасы һәм аневризмаларда.
 
3942

правки