Ченла: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 6:
[[Һинду]] Ходае патша ([[дэвараджа]]) традициясе буенча патша яклаучы Илаһ яки [[аватар]]ның [[Санскрит]] исемен алган, шуңа –варман суффиксы кушылган булган, мәгънәсе "тарафыннан якланган", бу “Ману законнары”ның [[Ману законнары |Манусмрти]]-ның [[кшатрия]] сугышчылар кастасы өчен тотыш кагыйдәләре буенча эшләнгән булган.<br/>
Автор [[Майкл Викери]] “Дангрек юлбашчылары” дип атаган Ченланың [[аристократиясе]] килеп чыгышы ачык мәгълүм түгел. Болар төбәктә артучы сәяси доминатлыкны фараз итәргә мөмкинчелек биргән генеалогик язмалар белән иң борынгы таш [[Эпиграфия|эпиграфияләр]]ен калдырган, [[Дангрек Таулары]]ннан төньякта һәм көньякта урнашкан асаба [[Билек|билекләр]] булган. Беренче мәгълүм булган патшазадәләр кайбер иртә язмаларда искә алынган. [[Стунг Тренг]] провинциясендә Вал Кантел [[Санскрит]] язмасында Вираварман хөкемдары искә алына, аның исеме (әтисенең исеме Сарвабһаума булган) ул илаһи патшалык фикерен кабул иткән һәм “куәтнең күпсанлы принципларын гәүдәләндергән (чагылдырган) Һинду Ходае” [[Харихара]] концепциясен фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Аның варислары бу традицияне дәвам иткәннәр, шулай итеп сәяси һәм дини хөкем итү арасында бәйләнеш булу фикерен чагылдырганнар.<br/>
== Дин ==
Ченла төбәгендә Һинд дине Илаһларына багышланган күп гыйбадәтханәләр һәм изге урыннар булган.
Дини корылмаларда Вишну һәм Шиваның кушылган формасы Харихара дип аталган пот еш сурәтләнә. Бу иртә Камбоджалыларның Галәмдә барлыкка китерү һәм җимерү арасында тигез булганы һәм берәр нәрсә юк ителсә, аның урынына торыр өчен башкасы барлыкка китерә дип ышанганнарын сурәтли ала. Башка Һинд дине Ходайлары Браһма һәмм Индра, Кришна Говардһана, Лакшми кебек Илаһлар белән беррәттән табынылган булган.
Ченлада Буддачылык Һинд дине белән тыныч мөгамәләдә булган; Будданың унике сурәте белән поттан ике Буддачылык мәктәбен танып була.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}