Ченла: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Ченла''' яки '''Женла''' (традицион Кытай иероглифлары беләнː 真臘|真臘, гадиләштерелгән Кытай иероглифлары белән:真腊|真腊, Кхмер язуы белән:ចេនឡា|ចេនឡា, кхмерчаның латин хәрефләре белән язылышыː Chénla, кхмерчаның IPA буенча әйтелеше cən̪.laː; Вьет телендәː Chân Lạp) [[Фунань]] патшалыгының дәвамчысы, [[Кхмер Империясе]]ннән алдан килгән [[Һиндокытай]]да якынча алтынчы гасыр ахырыннан тугызынчы гасыр башына кадәр булган патшалык өчен Кытай атамасы. Атама 13-енче гасырда ''[[Камбоджа йолалары]]'' авторы Кытай илчесе [[Жоу Дагуан]] тарафыннан һаман да кулланылган булган. Аны [[Мао Кун картасы]]нда күреп була. Шулай да, хәзерге тарихи чыганаклар белеме бу атаманы эксклюзив рәвештә 6-ынчы гасыр ахырыннан иртә тугызынчы гасыр башы чоры өчен куллана. Галимнәрдә Ченланың чынлыкта кайчан булса да бердәм берлек тәшкил итүендә шөбһәләр бар.<br/>
Чен Ла берничә башка атама астында мәгълүм булырга мөмкин, мәсәлән, ''Вен Дан'' (文單 ''Мунтан'' буларак реконструкцияләнгән) яки Татсуо Хошино По-Лоу буенча, Вен Дан аның башкаласы булган.<br/>
== Сәяси корылышы ==
[[Һинду]] Ходае патша ([[дэвараджа]]) традициясе буенча патша яклаучы Илаһ яки [[аватар]]ның [[Санскрит]] исемен алган, шуңа –варман суффиксы кушылган булган, мәгънәсе "тарафыннан якланган", бу “Ману законнары”ның [[Ману законнары |Манусмрти]]-ның [[кшатрия]] сугышчылар кастасы өчен тотыш кагыйдәләре буенча эшләнгән булган.<br/>
Ченланың авторАвтор [[Майкл Викери]] “Дангрек юлбашчылары” дип атаган Ченланың [[аристократиясе]] килеп чыгышы ачык мәгълүм түгел. Болар төбәктә артучы сәяси доминатлыкны фараз итәргә мөмкинчелек биргән генеалогик язмалар белән иң борынгы таш [[Эпиграфия|эпиграфияләр]]ен калдырган, [[Дангрек Таулары]]ннан төньякта һәм көньякта урнашкан асаба [[Билек|билекләр]] булган. Беренче мәгълүм булган патшазадәләр кайбер иртә язмаларда искә алынган. [[Стунг Тренг]] провинциясендә Вал Кантел [[Санскрит]] язмасында Вираварман хөкемдары искә алына, аның исеме (әтисенең исеме Сарвабһаума булган) ул илаһи патшалык фикерен кабул иткән һәм “куәтнең күпсанлы принципларын гәүдәләндергән (чагылдырган) Һинду Ходае” [[Һариһара]] концепциясен фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Аның варислары бу традицияне дәвам иткәннәр, шулай итеп сәяси һәм дини хөкем итү арасында бәйләнеш булу фикерен чагылдырганнар.<br/>
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}