Майлар: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
A.Khamidullin (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 82:
==Үсемлек майлары==
Майларның сыек, каты, табигый һәм башка төрләре була. Үсемлектән алына торган майлар, алар чиксез май кислоталарыннан төзелә. [[Көнбагыш]], [[соя]], [[
Майлар [[күзәнәк]] мембранасы һәм тукымалары составына керәләр, организмның нормаль үсеше, матдәләр алмашы, [[кан тамырлары]]ның эластиклыгын тәэмин итәләр. Туклануда политуенмаган май кислоталалары бөтенләй булмаганда, үсүнең тукталуы, тиредәге некротик авырулар, капиллярлар үткәрми башлавы күзәтелгән. Политуенмаган май кислоталары кеше организмында синтезланмыйлар, аминокислоталар һәм витаминнар кебек үк алыштыргысыз булып исәпләнәләр. Әлеге май кислоталары кергән үсемлек майларын көн саен куллану кирәк. Аның көнлек нормасы балаларга - 10 грамм, өлкән яшьтәгеләргә - 30 грамм. Организмда линоль кислотасы В6 витамины катнашында арахидон кислотасына әверелә, ул кабат - простагландиннарга - күзәнәкнең әһәмиятле гормонына әверелә. Организмга линоль кислотасы тәүлегенә 10 грамм кирәк. Хайван майларындагы холестеринга бай булган продуктларның артыгын чыгарырга булышыр өчен бу көнлек ихтыяҗ. Фосфолипидлар - липидларның состав өлеше, күзәнәк тышчасы составына кереп, тышчаның үткәрүчәнлеге өчен, күзәнәк арасында һәм күзәнәк эчендә матдәләр алмашы өчен җавап бирәләр.Аның көнлек нормасы 5 грамм. Рафинирланмаган майда, сырда, кош итендә ул иң күбе. Алар вакыт узу белән төпкә утыралар һәм үсемлек мае савытында яхшы күренәләр. Үсемлек майларын рафинирлаганда, алардагы фосфолипидлар кими.
|