Хәлимә Булатова-Терегулова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Хәлимә Ибраһим кызы Булатова-Терегулова''' — татар музыкасы турында күп мәгълүматлар туплаган кеше.
 
Хәлимә [[1905 ел|1905 елның]] [[26 апрель|26 апрелендә]] [[Казан]]да алдынгы карашлы мәгърифәтче гаиләсендә туа, яштән үк пианинода уйнарга өйрәнә. [[1938 ел]]ны [[Мәскәү]] консерваториясен тәмамлап [[Казан]]га кайткач, музыка мәктәбендә, аннан училищеда укыта. [[1945 ел|1945]] - [[1961 ел]]ларда [[Казан консерваториясе]]ндә чит ил музыкасы тарихы буенча лекцияләр укый. Х. Булатова-Терегулова “XVI гасырдан алып Октябрьгә кадәр татар музыка мәдәнияты тарихы буенча очерклар” дигән хезмәтен яза, татар музыкасы турында мәгълүматлар туплап, бибилиография төзи. [[Татарстан композиторлары берлеге]] әгъзасы буларак, ул татар композиторлары белән аралаша, аларның әсәрләренә рецензияләр яза, [[Нәҗип Җиһанов|Н.Җиһановның]] беренче опералары турында мәкаләләр бастыра. Кызганычка каршы, аның күп хезмәтләре кулъязма хәлендә калдылар.
 
Ул [[2000 ел]]да вафат була.