Төньяк Македония: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Кыскача тарихи тасвирлама: clean up, replaced: Һитлер → Гитлер using AWB
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{ДәүләтВМ}}
'''Калын язылыш'''
'''Төньяк Македония Җөмһүрияте''' ''([[Македон теле|макед.]] Република Северна Македонија)'' – [[Балкан ярымутравы]]нда урнашкан [[дәүләт]]. 142 ил [[1991 ел]]да бәйсезлек алган яңа дәүләтне '''Македония Җөмһүрияте''' дип таный. Әмма [[Греция]] яңа дәүләт атамасында «''Македония''» сүзен куллануга вето сала. Ил 27 ел халыкара рәсми кәгазьләрдә '''Элекке Югославия җөмһүрияте Македония''' дип йөртелә. [[2018 ел]]ның [[12 июнь|12 июненнән]] ил '''Төньяк Македония''' дип атала<ref>[https://www.bbc.com/russian Спор о названии разрешен. Как теперь называть Македонию?] Би-би-си. Русская служба, 12.06.2018</ref>.
'''Македония''', рәсми рәвештә '''Төньяк Македония Республикасы''' яки кыскача '''Төньяк Македония''' көньяк-көнчыгыш Аурупада [[Балкан ярымутравы]]нда урнашкан дәүләт. Элек ул Югославиягә кергән, әмма 1991 елда бәйсез булган. Географик яктан төньякта Сербия (һәм Косово) белән, көнчыгышта Болгария белән, көньякта Греция белән һәм көнбатышта Албания белән чиктәш. Континенталь дәүләт булып, илдә 50-дән артык күл бар.<br/>
 
Македония суверен, бәйсез, демократик һәм иҗтимагый дәүләт. Дәүләтнең баш шәһәре булып халкы 506 926 кеше (2004) булган [[Өскеп]] тора. Македониянең мәйданы 25 713 квадрат километр һәм якынча 2 114 550 кеше яши, шуларның күпчелеге македониялеләр. Дәүләт теле булып македон теле тора. Рәсми валюта - динар.<br/>
=== Гомуми мәгълүмат ===
2005 елдан бирле Аурупа Берлегенә керүгә кандидат булып тора.
==== Географик урнашуы ====
Төньяк Македония Җөмһүрияте Балкан ярымутравы үзәгендә, Вардар елгасы бассейнында урнашкан. Ул [[Албания]], [[Болгария]], [[Сербия]] һәм [[Греция]] белән чиктәш.
 
==== Мәйданы ====
Төньяк Македония мәйданы 25 713 кв. км били.
 
==== Төп шәһәрләр, административ бүленеш ====
Төньяк Македония башкаласы — Өскеп. Иң эре шәһәрләр: Өскеп (563 мең кеше), Битола (138 мең кеше), Куманово (136 мең кеше), Тетово (180 мең кеше). Административ мөнәсәбәттә Төньяк Македония 30 районга бүленгән.
 
=== Дәүләт төзелеше ===
Төньяк Македония - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент, хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - бер палаталы Ассамблея.
 
=== Табигате ===
 
==== Рельеф ====
Төньяк Македонияның күп өлешен яссы түбәләр һәм текә авышлы өслекләр белән уртача биеклектәге таулар алып тора (биеклеге 2764 м га кадәр). Таулар күлләр алып торучы ([[Охрид]] һәм Преспан) яки елга үзәннәре (Вардар елгасы бассейны) алып торучы тектоник түбәнәюләр белән аерылган. Төньяк-көнбатышта Македония һәм Косово чигендә Македонияның иң зур тавы Титов врх (2748 м) бар. Төньяк Македонияда өч зур милли парк: Пелистер (Битоладан көнбатышрак), Галичица (Орхид һәм Преспан күлләре арасында) һәм Маврово (Охрид һәм Тетово арасында).
 
==== Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар ====
Төньяк Македония территориясендә кургаш, цинк, бакыр, тимер рудасы ятмалары бар.
 
==== Климат ====
Төньяк Македонияда Урта Диңгез климаты. Җәй эссе һәм коры, кыш йомшак һәм яңгырлы. Кышын Вардар елгасы үзәнендә җылы җил илнең төньяк өлешендә хөкем сөрүче континенталь климатны йомшарта. Январьның уртача температуралары -1 - 3°С, июльнең 18-22°С. Явым-төшемнәр елына 500 мм.
==== Эчке сулар ====
Орхид һәм Преспан күлләре Балкан ярымутравында иң зур күлләр булып тора. Алар Төньяк Македонияның көньяк-көнбатыш өлешендә Албания белән чиктә урнашкан. Вардар елгасы илнең үзәге һәм башкаласы аша ага.
 
==== Туфраклар һәм үсемлекләр ====
Авыш өслекләрдә 2000 м биеклеккә кадәр катнаш урманнар һәм куаклыклар үсә, өстәрәк далалы тау болыннары урнашкан.
 
==== Хайваннар дөньясы ====
Македония фаунасы өчен бүре, төлке, куян, керпе, болан, кабан хас. Күлләр янында пеликаннар яши, карст җирләрдә - ташбакалар,еланнар, кәлтәләр яши.
 
=== Халкы һәм теле ===
Строка 38 ⟶ 11 :
{{төп мәкалә|Македон теле}}
Төньяк Македонияда якынча 2 млн кеше яши. Халыкның якынча 68%-ы - [[македон славяннары]]. Башка этник төркемнәр: албаннар - 22%, серблар - 5%, чегәннәр - 3,6% һәм төрекләр - 3,4%.
Албаннарның күпчелеке илнең төньяк-көнбатыш өлешендә Тетово һәм Дебар арасында урнашкан. Монда үз вакытында албан телендә белем алу өчен хокуклар саклау өчен демонстрацияләр узган.
Македон славяннары антик чорның грек македоннары белән бернинди уртак әйбере юк диярлек. Македон теле бик болгар теленә охшаган һәм серб теленә охшаган. Күп этнографлар македоннарны этник болгарларга кертәләр. Болгария хөкүмәтенең рәсми позициясе булып македоннарның болгарлар икәне тора. Македоннар арасында исә бу караш тарафдарлары бик аз.
 
=== Дин ===
[[Файл:Tetovo Bunte Moschee.jpg|200px|thumb|left|[[Чуар мәчет (Тетово)|Чуар мәчет]] (Тетово)]]
Строка 76 ⟶ 46 :
Хромитлар, бакыр, кургаш-цинк, тимер рудалар чыгару. Кара һәм төсле металлургия, машина төзү, химик-фармацевтик, азык (тәмәке, хәмер, дөге чистарту), җиңел, агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре. Авыл хуҗалыгында үсемлекчелек хөкем сөрә: бөртеклеләр (дөге, бодай, [[мәккәй]]). Мамык, опий мәге, арахис, әнис үстерелә. Төньяк Македония - көньяк сортлары тәмәкенең әһәмиятле җитештерүчесе. Җимеш үстерү, йөземчелек. Тау көтүләрендә сарыкчылык. Күл балыкчылыгы. Урман хуҗалыгы. Экспорт: кием, текстиль, машина һәм җиһазлар, дарулар, йорт җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе.
Акча берәмлеге - македон динары.
 
=== Кыскача мәдәният тасвирламасы ===
Сәнгать һәм архитектура. Төньяк Македония территориясында IV - VI гасырларда булган шәһәрләр җимерелекләре сакланган - Стоби, Скупи, Гераклеи.
Урта гасыр архитектурасының характеры Византия архитектурасы тәэсире белән билгеләнә. Төрек басып керүенә кадәр дини булмаган төзүнең вәкилләре булып Өскепның циклопик диварлары калдыклары (535), Самуил патша замогы (XI гасыр башы) тора.
Чиркәү архитектурасының иртә килгән типы - купол һәм хорлар белән өчнефлы базилика (Охридада изге София базиликасы, якынча 1037-1050 еллар). XII - XIV гасырларда бер башлы хач-купол гыйбадәтханәсе типы ныгытыла - бер башлы (Лесновода Изге Михаил һәм Гавриил чиркәве, 1341) яки биш башлы (Нерезида Изге Пантелеймон чиркәве, 1164).
XIII гасыр ахырыннан биналарның фасадлары таш һәм кирпечтән бизәкле иттереп салып куеп фасадлар бизәлгән.
Төрекләр хөкеме вакытында шәһәрләрдә (Өскеп, Битоле, Штипе һ.б.) гөмбәзле мәчетләр, манаралар, кунакханә өй алдылары, мунчалар һәм манарасыман биналар төзелгән.
Монастырьларның сәнгатьле ансамбльләре (Иоанн Бигорский монастыре, 1743) һәм халык төзүенең төрле үрнәкләре (өй алды тирәли бүлмәләр симметрик урнашуы белән һәм урамнан изоляцияләнгән өй даирәсе белән торак йортлар) XVIII-XIX гасырларга карый.
Урта гасыр рәсем сәнгате вәкилләре булып Македонияда күпсанлы фрескалар тора, алар көнчыгыш Европа XI-XIV гасырларның көнчыгыш Европа рәсем сәнгатендә мөһим урын алып тора.
Византия чорының сәнгатенең әһәмиятле һәйкәлләре булып Охридта Изге София гыйбадәтханәсендә (XI гасыр уртасы) һәм Нерезида Изге Пантелеймон чиркәвендә (1164) фреска цикллары тора.
Византия сәнгатенең соңгы чәчәк атуы белән Охридта Изге Клемент чиркәвендә (1295) һәм Старо-Нагоричино (1317-1318) Изге Георгий Чиркәвендә Михаил һәм Евтихий осталарының фрескалары бәйләнгән, алар сюжетлар күптөрлелеге һәм чын детальләр муллылыгы белән аерылып тора.
 
=== Чыганаклар ===
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова
 
== Искәрмәләр ==