Коморлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү: →‎Дин
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Underlinked|date=декабрь 2019}}
{{ДәүләтВМ}}
'''Комор Утраулары''' (рәсми рәвештә '''Комор Берлеге''') - ул [[Һинд Океаны]]нда, Мозамбик Бугазының төньяк очында, Мадагаскарның төньягы һәм төньяк-көнчыгыш Мозамбик арасында Африканың көнчыгыш яры янында урнашкан дәүләт. Комор утрауларының мәйданы 1862 км² (яки 863 квадрат миль). Гарәп дәүләтләре рәтенә кертелергә мөмкин. Дәүләтнең исеме гарәп телендәге "камәр" яки "ай" сүзеннән алынган. Комор Берлегенең рәсми телләре өчәү: [[комор теле]], [[гарәп теле]] һәм [[француз теле]].<br/>
== Комор Утраулары ==
(Федератив Ислам Җөмһүрияте Коморлар)
=== Гомуми мәгълүмат ===
==== Географик урнашуы ====
Мозамбик Мадагаскар утравы һәм Африка кыйтгасы арасында, Мозамбик бугазының төньягында урнашкан утраулар төркеменнән торган дәүләт. Архипелаг 4 төп утраулардан: Гранд-Комор, Мохели, Анжуан, Майоттадан тора. Соңгысы француз территориясе дип исәпләнә.
==== Мәйданы ====
Ил территориясе 1862 кв. км били.
==== Төп шәһәрләр, административ бүленеш ====
Башкала - Морони. Иң эре шәһәрләр: Морони (30 мең кеше), Мутса-муду (14 мең кеше). Комор утраулары 3 утрау федерациясе: Нгазиджа (Гранд-Комор), Нджуани (Анжуан) һәм Мвали (Мохели).
=== Дәүләт төзелеше ===
Комор утраулары - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - бер палаталы Федераль җыелыш.
[[File:Franz Sikora 038.jpg|thumb|Солтан Сәид Гали бин Сәид Гомәр Гранд Коморныкы (1897).]]
=== Табигате ===
==== Рельеф ====
Комор утрауларының килеп чыгышы вулканик һәм шактый таулы. Коморларның иң биек ноктасы - Картала (2361 м) һәм ул гамәлдәге вулкан булып тора.
==== Геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар ====
Илнең җирләре эчендә нинди дә булса әһәмияткә ия ресурслар юк.
==== Климат ====
Климат тропик, эссе һәм дымлы (елына 3000 мм явым-төшем кадәр). Тау авышлыклы өслекләрнең өске өлешләрендә тропик урманнар үсә, түбәнрәк саванналар һәм куаклыклы урманнар урнашкан.
==== Эчке сулар ====
Даими елгалар юк.
==== Туфраклар һәм үсемлекләр ====
Үсемлекләр вәкиле булып шикәр камышы, {{comment|һинд чикләвеге|кокос}} пальмасы, банан, кофе агачы, гвоздика тора.
==== Хайваннар дөньясы ====
Коморларда Җирдә иң сирәк хайваннарның берсе - Ливингстон ярканаты яши.
=== Халкы һәм теле ===
Утрауларның халкы 545 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 244 кеше. Этник төркемнәр: гарәпләр, африкалылар һәм малагасиялеләр. Телләр: [[гарәп теле]], [[француз теле]] (икесе дә дәүләт теле), шаафи ислам (җирле сөйләм) - суахили һәм гарәп теле кушылмасы.
[[File:JOUR DE L'AÏDE DHUL HAJJ BANGOI-KOUNI.jpg|thumb|Коморлылар]]
[[Файл:Nouvelle Mosquee du Vendredi (10861894275).jpg|200px|thumb|left|Ил башкаласы {{Тәрҗемә ителмәгән 3| Морони |Морони |en| Moroni}} шәһәренең Яңа Җәмигъ мәчете. 1998 елда [[Шарҗә (әмирлек)|Шарҗә]] әмиренең финас ярдәме белән төзелгән ]]
=== Дин ===
{{төп мәкалә|Коморларда ислам}}
Дин тоту иреге Комор утраулары Конституциясендә беркетелгән булса да, чынбарлыкта кайбер чикләүләр бар. [[Ислам дине]]ннән башка диннәрне пропагандалау тыела. Ислам диненнән тыш, теләсә кайсы дингә күчүгә дәгъвәтләү законсыз санала, һәм Ислам диненнән башка дингә күчүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин<ref>[https://www.state.gov International Religious Freedom Report of 2009]</ref>.
 
[[Ислам]] ― Комор утрауларында күпчелек [[дин]]е (''дәүләт дине''). Ил халкының (850 мең кеше, [[2019 ел]]га) 98 % ы ― Ислам дине тарафдары<ref>{{cite web|url=https://www.cia.gov/the-world-factbook/countries/comoros/|title=The World Factbook – Central Intelligence Agency|work=cia.gov|access-date=15 May 2007}}</ref>, 2 % ы ― [[христианнар]] (''[[католиклар]], [[протестантлар]]'') <ref>{{cite web |url=https://www.cia.gov/the-world-factbook/countries/comoros/ |title=CIA World Factbook: Comoros |publisher=Cia.gov |access-date=15 January 2011 }}</ref>.
 
Коморлар мөселманнары ― [[Шәфигый мәзһәбе]] [[сөнниләр]]е. Ислам динен [[гарәпләр]] һәм [[суахили]] халкы, шулай ук [[Һиндстан]]нан (күпчелеге [[Гуҗарат]]тан) чыккан [[мөһаҗир]]ләр тота. Комор утраулары ― [[Көньяк Африка]]да мөселман күпчелеге булган бердәнбер ил.
[[Файл:Nouvelle Mosquee du Vendredi (10861894275).jpg|200px|thumb|left|Ил башкаласы {{Тәрҗемә ителмәгән 3| Морони |Морони |en| Moroni}} шәһәренең Яңа Җәмигъ мәчете. 1998 елда [[Шарҗә (әмирлек)|Шарҗә]] әмиренең финас ярдәме белән төзелгән ]]
 
=== Кыскача тарихи тасвирлама ===
1598 елда утраулар Голландия капитаны К. Хаутман тарафыннан ачылган булган. XVIII гасырда Коморлар Франция биләмәсе булып киткән; бәйсезлекне 1975 елның июленда алганнар.
=== Кыскача икътисади тасвирлама ===
Икътисадның нигезе - экспорт специализацияле авыл хуҗалыгы. Төп экспорт культуралар: эфир майлылар (ваниль, гвоздика - дөньяда беренче урыннардан берсе); {{comment|һинд чикләвеге|кокос}} пальмасы. Хайван үрчетүе. Балыкчылык. Урман кисү. Экспорт: авыл хуҗалыгы продукциясе.
Акча берәмлеге - комор франкы.
=== Кыскача тарихи тасвирлама ===
Сәнгать һәм архитектура. Морони. Берничә мәчет.
=== Чыганаклар ===
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М. Пименова
{{Африка илләре}}