Күрү нервы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 19:
 
Күрүнең аскабык үзәкләреннән нервлар җилпәзә сыман баш миенең чигә өлешенең ике ягы буенча тарала — үзәк күрү юлы (Грациоле күрү нурланышы) башлана. Аннары беренчел аскабык күрү үзәкләреннән мәгълүматны китергән җепселләр бергә җыелып, эчке капсула аша үтә. Күрү юлы баш миенең җилкә өлешенең кабыгында (күрү зонасында) тәмамлана.
=== Нормада күрү нервы башы ===
==== Нейроретиналь билбау ====
Нейроретиналь билбау (НРБ) дип экскавациянең тышкы чиге һәм диск кырые арасындагы тукыманы атыйлар. Нормада НРБ кызгылт яки алсу төстә һәм үзенчәлекле күренешле була. Билбауның аскы өлеше иң киң, аннары өске, борын һәм чигә өлешләре бара (АӨБЧ кагыйдәсе). Зур физиологик экскавацияне склераль канал зурлыгы һәм анда узучы нерв җепселләренең саны туры килмәгәндә күзәтәләр, аларның саны нормада даими кала. Патологик экскавация нерв җепселләре, глиаль күзәнәкләр һәм кан тамырлары саны кайтмас кимүе белән бәйле.
 
==== НРБ һәм диск мәйданының чагыштырмасы ====
НРБ һәм диск мәйданының чагыштырмасы диск диаметрыннан унарлы вакланмада чагылган дүрт квадрантта билбау калынлыгын күрсәтә. Күрсәткеч глаукоматоз зарарлану көчәешен теркәгәндә зур әһәмияткә ия.
==== Экскавация ====
Экскавация (физиологик) өч төрле була.
 
• Кечкенә чокырсыман үзәктәге экскавация (рәс. 13.5а).
 
• Киңәйгән тирән үзәктәге экскавация (рәс. 13.5б).
 
• Сөзәк чигә кырые белән экскавация (рәс. 13.5в).
==== Экскавация һәм диск диаметры чагыштырмасы ====
Экскавация һәм диск диаметры чагыштырмасы диск диаметрыннан унарлы вакланмада чагыла, аны асма һәм ятма меридианнарда үлчәргә кирәк
 
(рәс. 13.6). Күрсәткеч генетик яктан билгеләнгән һәм шулай ук диск мәйданына бәйле. Нейроретиналь билбау якынча бер үк мәйданны ала; димәк, зур дисклар зуррак экскавация белән диск һәм экскавация диаметрларның югары чагыштырмасына ия (рәс. 13.7). Нормада күбесенчә экскавациянең диск диаметрына чагыштырмасы асма буенча 0,3 һәм кимрәк тәшкил итә; 2% очракта гына бу күрсәткеч 0,7 арта. Икенче күздә экскавация һәм диск мәйданы буенча чагыштырмада 0,2 һәм күбрәк санда асимметрия булу глаукома диагнозы төшеп калганчы шикләтергә тиеш.
 
==== Кан тамырлары ====
Күрү нервыннан кан тамырлары дискның үзәк өлешендә чыга һәм аннары экскавация кырые буенча бөгелеп назаль күчә. Челтәркатлауның үзәк артериясе гадәттә венадан назаль урнаша.
 
== Функциясе ==
Күрү импульсларның рецепторлары булып [[челтәркатлау]] тора. Ул баш миенең бүлтәюе буларак һәм асылда '''өч нейрон катламыннан''' тора.