Диас Вәлиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
| исем = Диас Вәлиев
| рәсем = Диас Вәлиев.jpg
| рәсем_зурлыгы = 210px150px
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Диас Назих улы Вәлиев
| һөнәр = [[Татар язучылары|язучы]], [[Татар драматурглары|драматург]]
| туу датасы = [[1938 ел|1938 елның]] [[1 июль|1 июле]]
| туу җире = [[Татарстан|Татарстанның]] [[Арча районы]] Казанбаш авылы
| гражданлык =
| милләт = [[Татарлар|татар]]
| үлем датасы =
| үлем җире =
Юл номеры - 18:
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр = Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ([[1976 ел]]), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе ([[1981 ел]]), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе ([[1983 ел]])
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
 
'''Диас Вәлиев''' (тулы исеме '''Диас Назих улы Вәлиев''') — рус телендә иҗат итүче язучы, [[Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге]] лауреаты.
 
Диас Вәлиев [[1938 ел|1938 елның]] [[1 июль|1 июлендә]] [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] Казанбаш авылында туа. Балачагы һәм мәктәп еллары [[Казан]] шәһәрендә уза. [[1956 ел|1956 елда]] [[Казан дәүләт университеты]]ның геология факультетына укырга керә, студент чагында ук геологик экспедицияләрдә катнаша, күп өлкәләрдә һәм республикаларда була. [[1962 елда]] универститетны тәмамлагач, [[Кемерово өлкәсе]]ндә геолог булып эшли. [[1965 ел|1965 елда]] [[Казан]]га кайтып, беркадәр вакыт геология өлкәсенә бөйле оешмаларда эшләп алганнан соң, [["Комсомолец Татарии" газетасы]]нда әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. [[1973 ел|1973]]-[[1975 ел|1975]] елларда Диас Вәлиев [[Мәскәү]]дә Югары әдәби курсларда укый. Аннан кайткач, тулысынча язучылык эшенә күчә.
 
Диас Вәлиев [[Рус теле|рус телендә]] яза. Алтмышынчы еллар дәвамындааерым хикәяләре, очерклары [[Мәскәү]]дә чыгып килүче әдәби журналларда һәм [[Татарстан]]да көндәлек матбугатта басыла. Хикәя һәм повестьлары тупланган проза китаплары [[Казан]] һәм [[Мәскәү]] китап нәшриятларында дөнья күрә.
 
Диас Вәлиевның язучылык сәләте драматургия өлкәсендә аеруча ачык чагыла. Интеллигенция тормышыннан алып язылган, кискен конфликтларга корылган "Намус хөкеме" ("Суд совести" яки "Охота к умножению") исемле беренче драмасы ук театр дөньясында үзенчәлекле, интеллектлы, караш-фикерләве белән аерылып торган драматург килгәнлеген хәбәр итә. "Дәвам" ("Продолжение") исемле героик драмасы тагын да зуррак уңышка ирешә. Социаль-политик яңгырашлы, киң колачлы вакыйгаларга нигезләнгән драма, әдәби әсәр буларак, чын сәнгать биеклегенә күтәрелә. [[1976 ел|1976 елда]] "Дәвам" пьесасы өчен Диас Вәлиевкә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
 
Драматургның шуннан соң язылган "Диалоглар" ("Диалоги") "Казанның Елга аръягы күрәзүчесе" ("Пророк из казанского заречья"), "Казан университеты" исемле пьесалары [[Мәскәү]], [[Ташкент]] һәм башка шәһәрләрнең театрлыранда куела. [[Муса Җәлил]] һәм аның көрәштәшләренә багышланган "Билгесез көн" ("День икс") әсәре дә драматургның героик яңгырашлы, яңа сәнгать алымнарына корылган әсәре булды.
 
Аның "Намус хөкеме" ([[1971 ел|1971]]), "Язмышың хәл ителгәндә" ([[1976 ел|1976]]), "Үз-үзеңә хыянәт итсәң" ([[1979 ел|1979]]) драмалары [[Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры|Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында]] куелды.
 
Диас Вәлиев [[1973 ел|1973]] һәм [[1978 ел|1978]] елларда милли драматургия буенча уздырылна Бөтенроссия фестивалендә Беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аңа [[1981 ел|1981 елда]] - Татарстанның, [[1983 ел|1983 елда]] Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.
 
[[1990-еллар|1990 еллардан]] Диас Вәлиев иҗатында сәнгати-фәлсәфи публицистика өстенлек итә. Ул "Мәңгелеккә өч сәяхәт" ("Три похода в вечность", [[1990 ел|1990]]) исемле эсселар җыетыгы, "Өченче кеше, яки Фәрештә" ("Третий человек, или Небожитель", [[1994 ел|1994]]), "Мөртәд, яки Гольгофага чират" (Изгой, или очередь га Гольгофу", [[1996 ел|1996]]), "Мин" ("Я", [[1999 ел|1999]]) романнарын яза.
 
Диас Вәлиев - [[1973 ел|1973 елдан]] [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
{{Rq|stub}}