Әхәт Гаффар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Викиләштерү}}
 
{{Шәхес
| исем = Әхәт Гаффар
| рәсем = Әхәт Гаффар.jpg
| рәсем_зурлыгы = 150px
| alt = Әхәт Гаффар
| рәсем язуы = Әхәт Гаффар
| тулы исем = Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров
| һөнәр = драматург, журналист
| туу датасы = [[1948 ел]]ның [[23 декабрь|23 декабре]]
| туу җире = [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]] Олы Әшнәк авылы
| гражданлык =
| милләт = [[Татарлар|Татар]]
| үлем датасы =
| үлем җире =
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
 
'''Әхәт Гаффар''' (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) [[1948 ел]]ның [[23 декабрь|23 декабрендә]] [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]] Олы Әшнәк авылында туган. Үз авылындагы сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, [[1966 ел]]да [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, [[1971 ел]]дан алып [[1981 ел]]га кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә корреспондент һәм бүлек редакторы булып эшли. [[1982 ел]]да Ә.Гаффар [[Татарстан]] язучыларының [[Әлмәт]] оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.
 
Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 70нче еллар башында килә. Аның [[1972 ел]]да «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» ([[1973 ел|1973]]), «Язлар моңы» ([[1973 ел|1973]]), «Гозер» ([[1975 ел|1975]]), «Кашан җыры» ([[1977 ел|1977]]), «Су астындагы чишмә» ([[1980 ел|1980]]), «Бишек» ([[1981 ел|1981]]) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.
 
Ә.Гаффар драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның тормыштагы әхлак мәсьәләләрен, заман проблемаларын үз эченә алган, язу стиле буенча, прозасындагы кебек үк, хис, метафора, символ-мәгънә синтезына корылган драма әсәрләреннән «Иртәгә улың булам» ([[1977 ел|1977]]), «Җиләк вакыты бер генә» ([[1978 ел|1978]]), «Өч сорауга бер җавап» ([[1981 ел|1981]]), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» ([[1980 ел|1980]]), «Бер картлыкта, бер яшлектә» ([[1981 ел|1981]]), «Мунча көне» ([[1982 ел|1982]]) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйналып, тамашачыларның игътибарын казаналар. Әдипнең «Соңгы сөю» ([[1980 ел|1980]]) һәм [[Муса Җәлил]]гә багышланган «Хөкем» исемле драмалары ([[1981 ел|1981]]) Казан телевидениесе аша күрсәтелә. Болардан тыш, Ә.Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың икътисади һәм сәнгать тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә. [[1977 ел]]да әдипнең үзәк матбугатта рус телендә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.