Лихтенштейн: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 9:
|мәйдан=160,4
}}
''Лихтенштейн'' [ɪlɪçtn̩ˌʃtaɪ̯n] (рәсми рәвештә Лихтенштейн Кенәзлеге) - Үзәк Европаның Альп төбәгендә диңгезгә чыгучы һәм дөньяда халык саны буенча алтынчы иң кечкенә ил. Конституция буенча, ул демократик-парламент нигезендә оешкан конституцион нәсел монархиясе булган кенәзлек. Лихтенштейн Йорты ил кенәзләрен куя, суверенитет тигез итеп кенәз һәм халык арасында бүленә.
'''Лихтенштейн Кенәзлеге''' ''([[Алман теле|алм.]] Fürstentum Liechtenstein <nowiki>[ˈfʏʁstəntuːm ˈliçtənʃtaɪn]</nowiki>)'' — [[Үзәк Аурупа]]да урнашкан кечкенә (160 км²) [[дәүләт]]. Көнчыгышта [[Австрия]] белән, көньякта, көнбатышта һәм төньякта [[Швейцария Конфедерациясе|Швейцария]] белән чиктәш. Башкаласы – [[Вадуц]] шәһәре (халык саны - 5 мең кеше).
Альпларда Рейн көнбатышта Лихтенштейн һәм Швейцария дәүләтләре арасында чик булып тора; көнчыгышта кенәзлек Австрия белән чиктәш. Дәүләт ике округ һәм унбер муниципалитетка бүленгән. Төп һәм кенәз резиденциясе урнашкан урын булып Вадуц тора. Мәйданы буенча иң зур урын булып Тризенберг тора, халык саны буенча Шаан. Бергә кушылган Шаан, Вадуц һәм Тризен якынча 16 900 кеше булган агломерацияне тәшкил итә. Нык үзләштерелгән төньяк (Түбәнге Җир) һәм әзрәк үзләштерелгән көньяк (Өске Җир) кенәзлекнең ландшафтының хасиятләре булып. 38650 яшәүчесе белән Лихтенштейн алман телендә сөйләшүче пространствода иң кечкенә дәүләт булып тора. Рәсми тел булып алман теле булып тора, ул көн саен сөйләшелә торган Лихтенштейн диалектлары аллеман теленә керә. Чит ил кешеләре өлеше якынча 34% тәшкил итә.
 
====== Мәйданы ======
Лихтенштейн мәйданы 160 кв. км.
 
Лихтенштейнда 30 дан артык торак пункт бар. Вадуцтан кала тагын [[Шаан]] (халык саны — 4,5 мең кеше), [[Бальцерс]] (3,3 мең кеше), [[Маурен]] (2,5 мең кеше) һәм [[Тризенберг]]ны (2,1 мең кеше) мондагы чама белән зур торак пунктлар дип атарга була. Лихтенштейн ике округка бүленгән.
 
===== Дәүләт төзелеше =====
Лихтенштейн - конституцион монархия. Дәүләт башы - кенәз (Һанс Адам хакимияттә 1989 елның 13 ноябреннан). Канун бирүче орган - бер палаталы парламент (ландтаг).
 
===== Табигате =====
 
====== Рельеф ======
Лихтенштейн территориясенең 75%-ын Альп итәкләре алып тора (биеклек 2000 м дан артык), көнбатышта - Рейн үзәне.
 
====== Климат ======
Илнең климаты йомшак, январьнең уртача температурасы -1°С һәм июльнең уртача температурасы якынча +21°С.
 
====== Туфраклар һәм үсемлекләр ======
Территориянең якынча 25%-ын урманнар алып тора, күбесенчә чыршы, бүк, имән агачларыннан, субальпик һәм альпик болыннар бар.
 
====== Хайваннар дөньясы ======
Лихтенштейн фаунасы вәкилләре булып болан, төлке, кондыз, серна һәм кеш тора.
 
===== Халкы һәм теле =====
Илнең халкы 31,7 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га якынча 198 кеше. Этник төркемнәр: аллеманнар - 95%, итальяннар һәм башкалар - 5%. Тел [[Алман теле|немец теле]] (дәүләт теле), аллеман диалекты.
Лихтенштейнда Конституциянең 6-нчы маддәсе буенча немец теле рәсми тел булып тора. Лихтенштейн немец теле бердәнбер рәсми һәм дәүләт теле булган бердәнбер дәүләт (башка дәүләтләрдә шулай ук башка телләр дә рәсми яки азчылык телләре таныла).
Пресса һәм массакүләм мәгълүмат чаралары теле гадәттә Швейцария югары немец теле тора. Лихтенштейнда, [[Швейцария]]дәге кебек үк ß хәрефе урынына ике s язалар.
Лихтенштейн халкы төрле Лихтенштейн диалектларында сөйләшә, алар күбесенчә уртаалемман теленнән югары алеманнга күчә торган диалектларга керә, шулай ук трансчик Рейнтальдә һәм күрше Изге Галлен Кантонында (Швейцария) һәм күрше Форарльбергта (Австрия) сөйләшелә. Җирле диалектлар муниципалитеттан муниципалитетка өлешчә әһәмияткә ия аермага ия.
 
===== Дин =====
Лихтенштейн конституциясе нигезендә, [[Рим католик чиркәве]] Лихтенштейнның милли чиркәве, дәүләт тарафыннан тулысынча якланган дәүләт дине булып тора.
 
[[2012 ел]]ның [[20 декабрь|20 декабренә]] Лихтенштейнның 14 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк һәр гражданы ата-ана яки опекуннар ризалыгыннан башка үз дини инануларын ирекле рәвештә сайларга хокуклы.
 
[[2010 ел]]да халыкның 79,9 %ы — [[католиклар]], 8,5 %ы — евангелистлар һәм 5,4 ы% — мөселманнар булган<ref>[https://www.liechtenstein.li/en/country-and-people/society/population/religions/ Religions.] {{Webarchive|url=https://web.archive.org/web/20200204161219/https://www.liechtenstein.li/en/country-and-people/society/population/religions/ |date=2020-02-04 }} liechtenstein.li{{ref-en}}</ref>. Мөселманнарның дүрттән бер өлеше Лихтенштейн гражданнары булып тора. Лихтенштейндагы мөселманнарның күбесе [[сөнниләр]] һәм [[Төркия]], [[Косово]], [[Босния һәм Герцеговина]] һәм [[Төньяк Македония]]дән чыккан кешеләр<ref>[https://www.state.gov/wp-content/uploads/2019/01/Liechtenstein-2.pdf LIECHTENSTEIN 2017 INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT]{{ref-en}}</ref>.
* [[Лихтенштейнда ислам]]
 
===== Кыскача тарихи тасвирлама =====
Лихтенштейнның хәзерге тарихы 1719 елда башлана, ул вакытта ил хәзерге исемен Вадуц һәм Шелленберг графлыклары берләшүеннән соң алган. Ил бәйсезлеккә 1866 елда ия була.
 
1971 елда Лихтенштейн ил территориясендә яшәүче чит ил кешеләре өчен чикләүләр керткән (аларның саны илнең өчтән бер өлешеннән дә артмаска тиеш).
 
====== Кыскача икътисади тасвирлама ======
Лихтенштейн - индустриаль-аграр ил. Сәнәгатьнең төп тармагы - машиналар төзү, ул пресс һәм штамплау эшләнмәләрен чыгара, электрон исәпләү машиналарын, төгәл үлчәү приборларын, сәнәгать автоматларын чыгара. Химик, фармацевтик, текстиль һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре бар. Югары сыйфатлы {{коммент|фәгъфур|фарфор}} ясалма тешләр эшләп чыгару. Эре мөгезле мал-туар, дуңгызлар үстерү. Яшелчәчелек, бакчачылык һәм йөземчелек таралган. Валюта керемнәренең төп чыганаклары: финанс-сәүдә операцияләре (илдә бик түбән салымнар ставкалары гамәлдә), чит ил туристларына хезмәт күрсәтү һәм почта маркалары чыгару.
 
Акча берәмлеге - Швейцария франкы.
 
====== Кыскача мәдәният тасвирламасы ======
'''''Сәнгать һәм архитектура.''''' ''Вадуц.'' Кенәзнең сәнгать предметлары тупланмасы булган музей, почта маркалары музее, кенәз замогы (XVI гасыр), готик собор (XIV гасыр).
 
Сәнгать һәм мәдәният.
 
Авыл йолаларның якын күршелеге һәм интенсив халыкара алмашулар Лихтенштейнның мәдәни тормышының нигезе булып тора.
 
Театр, Музыка, Әдәбият.
 
Театр һәм музыкага төрле оешмалар (клублар) ярдәм итеп тора. Боларның иң күренекле әгъзалары булып Operettenbühne Balzers, Operettenbühne Vaduz, Лихтенштейн Музыка Компаниясе һәм Вадуц Опера Берләшмәсе тора.
Аталган барлык дүрт берләшмә дә яңа җитештерүнең ике еллык ритмында эшли.
Лихтенштейнның Сәнгать Музее Вадуцта халыкара хәзерге заман сәнгатенең дәүләт музее.
Лихтенштейнның Вадуцта Милли Музее.
Шаанда Чиркәү мәйданында театр Лихтенштейнда иң мәшһүр театр. 2003 елның октябреннан Вадуцта шулай ук моннан башка Шлөсскеллер Театры бар, анда "Лихтенштейн Кабаре"сы ел саен яңа программа алып бара.
1978 елда нигезләнгән Лихтенштейнның P.E.N. клубы халыкара шәхесләрне җыя. Клуб бүләкләр, стипендияләр бирә һәм укулар ясый.<br />
Музейлар
 
Лихтенштейнның Сәнгать Музее Вадуцта хәзерге заман сәнгате дәүләт музее. Архитекторлар Майнрад Моргер, Хайнрихь Дегело һәм Кристиан Керец тарафыннан эшләнелгән бина 2000 елда төзелеп беткән. Музейның тупланмасы 19-ынчы гасырдан алып хәзерге вакытка кадәр заманча сәнгатьне үз эченә ала. Моннан тыш, регуляр рәвештә, Лихтенштейн кенәзе тупланмаларыннан эшләрнең күргәзмәләре була.
Лихтенштейнның Милли Музее зур әһәмияткә ия, ул 2003 елда үзгәртеп корудан соң янә ачыла һәм анда Лихтенштейнның дәүләт һәм табигый тарихы күрсәтелгән.
Башка музейлар арасында "Чаңгы музее" һәм "Почта музее" бар, һәм шулай ук җирле музейлар, мәсәлән, Тризен коммунасында Газометер мәдәни үзәге.
 
Бәйрәмнәр
 
15 август Лихтенштейн Кенәзлегенең дәүләт бәйрәме. Беренчедән Лихтенштейнда бу көндә Мәрьям Ананың Өлгереше бәйрәм ителә, икенчедән элеккеге принц Франц-Иосиф II (1906–1989) нең туган теле билгеләп үтелә. 16 августта аның туган көне. Ике бәйрәм беренче мәртәбә 1940-ынчы елда берләштерелгән, чөнки алар икесе дә дәүләт бәйрәме итеп билгеләп үтелә. Принц үлгәннән соң да саклана һәм Кенәз Бәйрәме дип атала.
 
=== Белем бирү системасы ===
Лихтенштейнда 9 ел уку мәҗбүри. Мәҗбүри уку башлангыч мәктәпкә (биш ел) һәм икенчел укуга (кимендә дүрт ел), моңа кадәр ирекле рәвештә мәктәпкә кадәр (балалар бакчасы) белем алырга мөмкин. Икенчел белем үзе укучыларның сәләтләре буенча өч тармакка бүленгән. "Югары мәктәп" һәм "чын мәктәп"не дүрт елда бетереп була, шул ук вакытта гимназиядә җиде елдан соң аттестат алып була.<br />
Лихтенштейнда Лихтенштейн Университеты бар, ул бердәнбер дәүләт университеты һәм анда архитектура, планлаштыру һәм икътисад фәннәренә төп әһәмият бирелә. Семестрына уку бәясе 850 Швейцария франкы. Башка шәхси югары уку йортлары да бар. Алар арасында Лихтенштейн Институты, Халыкара Фәлсәфә Академиясе һәм Лихтенштейн Кенәзлеге Шәхси Университеты бар.
 
===Яшьләр спорты===
[[Лихтенштейн Милли Футбол Такымы]] Швейцария U16 Туринирында катнаша, анда яшь уенчыларга топ футбол такымнарына каршы уйнарга мөмкинчелек бирелә.
 
== Чыганаклар ==
# Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И. О. Родин, Т. М. Пименова.
 
== Сылтамалар ==
* [https://de.wikipedia.org/wiki/Liechtenstein Алман Википедиясендәге "Лихтенштейн" мәкаләсе]