Хәдиҗә бинте Хувәйлид: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: - → – (3) using AWB
Юл номеры - 1:
'''Хәдиҗә бинте Хувәйлид''' ({{lang-ar| خديجة بنت خويلد}}, [[555]]—[[619]]) — [[Мөхәммәд]] саләллаһу галәйһи үәссәләмнең беренче һәм үзенең үлеменәчә бердәнбер хатыны. Ул бай тол хатын була, озын буйлы, акыллы, чибәр, бик югары әхлаклы була. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм белән очрашкыйнча, беркемгә дә үзенең малы һәм язмышы белән идарә итәргә рөхсәт итмәгән.
 
{{цитата|'''''«Вакытында бу дөньяның иң яхшы хатын-кызы Мәрьям Гыймран кызы була, ә әлеге өммәтнең иң яхшы хатын-кызы - Хәдиҗә»'''''}}Сәхих әл-Бухари, кит. 62, бүл. 1073, №1365(3432)
 
== Мөхәммәд (с.г.ү.) белән танышканчыга хәтле тормышы ==
Юл номеры - 18:
Хәдиҗә бинте Хувәйлид [[Корәеш]] кабиләсенең иң бай хатын-кызларыннан була. Ул үзенең акчасын билгеле бер түләү хакына сәүдәгәрләргә биреп тору белән шөгыльләнгән. Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең яхшы әхлагы һәм тугърылыгы хакында ишетеп, аңа [[Сүрия]]гә бару өчен акчасын тәкъдим итә һәм башкаларга караганда күбрәк күләмдәге акча бирә.
 
[[Мөхәммәд]] (с.г.ү.) Хәдиҗәнең хезмәтчесе Мәйсара белән Сүриягә китә. Уңышлы сату итеп, зур керем ала. Мәйсара Хәдиҗәгә Мөхәммәднең (с.г.ү.) әхлагы турында сөйләгәч, Хәдиҗәдә аңа карата симпатия уяна. Хәдиҗә дусты - Нәфисә бинте Мәнийягә Мөхәммәдкә (с.г.ү.) кияүгә чыгарга теләвен әйтә, һәм Нәфисә, Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм янына барып, моны белгертә. [[Мөхәмәд]] (с.г.ү) Хәдиҗәнең тәкъдимен кабул итә. Хәдиҗәнең абыйсы Әмр ибне Әсад хашимилар кабиләсе вәкилләре һәм [[корәеш]] кабиләсе аксакаллары алдында Хәдиҗәне кияүгә бирә, [[мәхер]] итеп 20, яки башка риваятьләр буенча 6, [[дөя]] ала.
 
Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм Сүриядән кайтып, ике ай булгач, туй үтә. Аңа бу вакытта 25, ә Хәдиҗәгә 40 яшь була. <ref>Мухаммад Рамадан Бути «Фикх ас-Сира», «Исламская цивилизация»</ref>
 
Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм Сүриядән кайтып, ике ай булгач, туй үтә. Аңа бу вакытта 25, ә Хәдиҗәгә 40 яшь була. <ref>Мухаммад Рамадан Бути «Фикх ас-Сира», «Исламская цивилизация»</ref>
 
== Гаилә тормышы ==
 
Мөхәммәдне (с.г.ү.) ихлас яратучы Хәдиҗә тиздән аның тулы әхлакый һәм рухи өстенлеген таный. Ул аны игътибар белән генә әйләндереп алмый, ә бәлки аның тугъры дустына - һәрвакыт аңларга, аның кайгы һәм шатлыкларын уртаклашырга, ярдәм итәргә сәләтле бердәнбер дустына да әйләнә.
 
Хәдиҗә [[Мөхәммәд]]нең (с.г.ү.), Мәрьям исемле җариясе тапкан Ибрахим исемле улыннан башка, бөтен балаларының да әнисе була.
 
 
Хәдиҗә һәм [[Мөхәммәд]]нең (с.г.ү.) балалары:
Строка 39 ⟶ 37 :
 
Хәдиҗәнең бөтен ир балалары яшь чакта ук үләләр, ә кыз балалары Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең пәйгамбәрлеге тотынгыйнчага хәтле яшиләр, исламны кабул итәләр һәм һиҗрәт кылалар, һәм алар барысы да, Фатыймадан башка, Пәйгамбәрдән (с.г.ү) алда үләләр.
 
 
== Хәдиҗә пәйгамбәрлек чорында ==
Строка 47 ⟶ 44 :
Исламның башлангыч чорында, мөселманнар җәза һәм җәберләнүләргә дучар булган вакытта, Хәдиҗә Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмгә бик зур ярдәм күрсәтә. аның меңләгән [[динар]]дан торучы мөлкәте ислам өчен тотыла.
 
Хәдиҗәнең исән чагында ук аңа Җәбраил фәрештә җәннәттә булачагын әйтә. <ref>Сәхих әл-Бухари, кит. 65, бүл. 1131, №1499(3820)</ref>
 
 
== Шулай ук кара ==