Күз агы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
 
[[Мөгезкатлау]] белән тоташкан урында, күп санлы кечкенә бушлыклардан ясалган, күз агының венозлы синусы аша күзнең алгы камерасыннан сыекча агып китә.
Күз агы стромасы төрле зурлыктагы коллагенлы җепселләр бәйләменнән ясалган, алар мөгезкатлау стромасыннан аермалы буларак тәртип буенча урнашмаган.

Күз агының эчке катламнары (lamina fusca) тамырлы тышчаның супрахориоидаль һәм супрацилиар тәлинкәләре белән кушыла. Эписклера тыгыз тамырлы тоташтыргыч тукыма белән ясалган һәм күз агы стромасының өске катламнары һәм тенон капсуласы арасында урнаша. Күз агының алгы бүлекләре өч тамырлы үрелмәләр белән капланган.
 
1. Конъюнктива үрелмәсендә тамырлар өске яктарак урнашкан; аларга артерияләрнең бормалы һәм веналарның туры барышы хас.
 
2. Өске эписклераль үрелмәсендә тамырлар туры һәм радиаль юнәлгән.
 
• Эписклеритта бу урын тамырлы тоткарлыкның иң чагылган урыны (рәс. 11.1а). Ялкынсыну күзәнәкләре белән инфильтрация тенон капсуласына һәм эписклерага кагыла, шул ук вакытта күз агы катнашмый кала.
 
• Фенилэфрин тамызу конъюнктиваның эписклераль тамырларының һәм берникадәр дәрәҗәдә — өске эписклераль тамырларының агарынуына китерә, бу күз агын тикшерергә җиңеләйтә.
 
3. Тирән тамырлы үрелмә күз агының өске катламнарында урнашкан һәм склеритта иң чагылган тоткарлык күренешләрен тәэмин итә (рәс. 11.1б). Бу вакытта котылгысыз өске тамырларның киңәюе барлыкка килә һәм ул диагностика мәгънәсенә ия түгел. Тамырларның максималь инъекция дәрәҗәсен билгеләү өчен көндезге яктылыкта карау бик мөһим.
 
== Чыганаклар ==