Фатих Хөсни: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 7:
| тулы исем = Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов
| һөнәр = язучы, публицист, драматург
| туу датасы = [[1908 ел|1908 елның]]ның [[3 февраль|3 феврале]]
| туу җире = [[Татарстан|Татарстанның]]ның [[Саба районы]] Олы Мәтәскә авылы
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = [[1996 ел|1996 елның]]ның [[19 май|19 мае]]
| үлем җире = [[Казан]]
| әти =
Юл номеры - 24:
'''Фатих Хөсни''', тулы исеме '''Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов''' — язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һом драматург.
 
Ул [[1908 ел|1908 елның]]ның [[3 февраль|3 февралендә]] [[Русия|Русиянең]]нең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге [[Татарстан Республикасы]]ның Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. [[1924]]-[[1929]] елларда [[Казан]]дагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый: [[1927]]-[[1930]] еллар арасында Казанда чыккан «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Каләмен әдәбиятның башка жанрларында да сынап карый: Казан шәһәре һәм халкы тормышыннан очерклар, репортажлар бастыра, «Луиза», «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән поэмаларын, «Көрәш кызы», «Усаллар» исемле беренче тәҗрибә драмаларын яза.
 
[[1929]]-[[1933 ел]]ларда Ф.Хөсни [[Казан финанс-икътисад институты]]нда укый. Институтны тәмамлагач, армиягә алынып, [[1935 ел]]ның ахырына кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында — элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт игә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче сыйфатында авылларда күп йөри, күмәкләшү гарасатын кичерә торган авыл халкының ыгы-зыгылы көнкүреше, уй-хисләре белән якыннан таныша. Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли. [[1934]]-[[1941 ел]]лар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Мәшһүр татар артисты-гармунчысы Фәйзулла Туишевныц биографик материалларына нигезләнеп язылган, маҗаралы сюжетка корылган «Гармунчы» повесте ([[1939]]) һәм гаилә төзү, әхлак мәсьәләләрен яктырткан «Урманда» комедиясе дә ([[1938]]) әдипнең сугышка кадәрге иҗат эволюциясендә үзенчәлекле урын тоталар. Соңгысы, [[1938]]-[[1939 ел]]гы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, матбугатта уңышлы спектакль буларак бәяләнә.
Юл номеры - 40:
Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» ([[1957]]), Хезмәт Кызыл Байрагы ([[1968]]), Октябрь Революциясе ([[1978]]) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә [[1993 ел]]да Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
 
Ул озакка сузылган каты авырудан соң [[1996 ел|1996 елның]]ның [[19 май|19 маенда]] [[Казан]]да вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
 
[[Төркем:Татар язучылары]]