Өхед сугышы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Рәсем:Battle of Auhad.gif|thumb|right|320px|Өхед сугышы]]
{{Хәлид ибнел-Вәлид походлары}}
'''Өхед сугышы''' ([[гар.]]غزوة أحد, транслит. Ġazwat ʾUḥud) - [[Һиҗрәт]]нең өченче елының 3 нче [[шәүвәл]] аенда ([[625]], [[23 нче март]]) [[Мөхәммәт]] пәйгамбәр]] җитәкчелегендәге [[мөселманнар]] һәм [[Әбу Суфьян]] җитәкчелегендәге [[корәешләр]] арасында килеп чыккан сугыш. Өхед тавындагы сугыш корәешләнең Бәдер сугышында җиңелүләре өчен реванш булып тора.
 
[[Мөшрик]]ләр 3 мең кешедән, шул ук сандагы [[дөя]]дән һәм 200 [[ат]]тан торган гаскәр җыялар. 700 сугышчының көбә киеме була. Байрак тотучы итеп Габдед-Дар нәселе сугышчыларын билгелиләр. Гаскәрләр юлга кузгала һәм [[Мәдинә]] тирәсенә җитә. Өхед һәм Гәйнәйн таулары янында лагерь булып урнашалар. Бу вакыйга 16 нчы шәүвәлдә [[җомга]] көнне була.
 
[[Мөхәммәд әйгамбәр]] пәйгамбәр, корәешләрнең гаскәрләре якынлашуын белгәч, шәһәр тирәсенә күзәтчеләр урнаштыра, ә алар Гәйнәйн һәм Өхед таулары янына килеп туктагач, кешеләрне киңәшмәгә чакыра. Мөхәммәд пәйгамбәр шәһәр җирләреннән китмичә генә сакланырга кирәк дип уйлый, ләкин ул яшьләрнең сүзләре белән килешә һәм ачык җирдә сугышырга карар кыла.
 
[[Мөселманнар]] гаскәре өч төркемгә бүленә: мөһәҗирләр, гәусиләр һәм хәзрәҗиләр. Мөһәҗирләрнең байрагын Мусгәб ибне Гумәйр, гәусиләрнекен - Усәйд ибне Худәйр, ә гәусиләр әләмен - әл-Хәббәб ибнел-Мунзир тотып бара. Габдулла ибне Үбәйй 300 кешесе белән гаскәрләрне ташлап киткәч, мөселман сугышчыларының саны 700 кала.
 
Мөхәммәд пәйгамбәр [[Габдулла ибне Җубәйр әл-Әнсари]] җитәкчелегендә 50 [[укчы]]ны Өхед тавы битенә урнаштыра. Аларга мөселман гаскәрләренең тылын сакларга һәм, сугышның ничек баруына карамастан, урыннарын ташламаска әмер бирелә.
 
Гаскәрләр очраша. Мөшрикләрнең байрак тотучысы Тальхә Әбу Тальхә, алга чыгып, мөселманнарны бергә-бер сугышуга яшә. Аңа каршы [[Зубәйр ибнел-Гәввам]] чыга һәм җиңүгә ирешә. Шунан соң кайнар сугыш тотына. Корәешләрнең[[Корәешләр]]нең атлы гаскәре белән җитәкчелек итүче [[Хәлид ибнел-Вәлид]] өч тапкыр мөселманнарның тылына чыгарга тели, ләкин Өхед тавы битендә урнашкан укчылар моңа юл куймыйлар.
Мөселманнар корәешләрнең [[әләм]] тотучыларына төп игътибарны юнәлтәләр: алардан 11 кеше үтерелә һәм байрак җиргә төшә. Шуннан соң мөшрикләрне бөтен яклап кысу башлана. Бигрәк тә [[Әбу Дуҗҗәнә]] һәм [[Хәмзә]] (радыйаллаһу ганһумә) аерылалар.
Корәеш гаскәрләре кача, ә мөселманнар аларны эзәрлекли башлый.