Владимир Карпов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 4:
 
== Биографиясе ==
Владимир Порфирьевич Карпов земство табибы улы, дворяннардан; 1870 елның 28 мартында (9 апрель) [[Мәскәү|Мәскәүдә]]дә туган.
 
[[Коломна]] гимназиясен (1888) һәм Мәскәү университетының медицина факультетын (отличие белән, 1893) тәмамлаган. 1894 елның августыннан ике еллап Мәскәү университетының гистология кафедрасы янында штаттан тыш прозектор ярдәмчесе булып тора. 1896 елда гаилә шартлары буенча хезмәтне калдырып тора. 1897 елдан 1906 елга кадәр Мәскәү авыл хуҗалыгы институтында (Н.М. Кулагина) зоология кафедрасында ассистент була<ref>Одновременно в 1898—1916 годах он преподавал гистологию в 1-й Московской зубоврачебной школе.</ref>. Бу чорда, 1904 елда, Мәскәү университетында «Исследования о прямом делении клеток» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1906 елның октябреннән В. П. Карпов — Мәскәү университетының гистология һәм эмбриология кафедрасы янында прозектор; приват-доцент (1910). 1907 елның җәендә Карл Цейның Оптика институтында яңа микроскоп аппаратурасы һәм [[Алмания]] университетларында гистология укыту куелышы белән танышу өчен Алманиягә җибәрелә. 1910 елның июненнән Мәскәү университетының приват-доцент сыйфатында микроскопия курслары укыта. 1914 елның февраленнән — Мәскәү университетының экстраординар профессоры; бер үк вакытта гистология кабинетын җитәкли. 1917 елның апрелендә отставкага чыга һәм 1917-1925 елларда [[Днипро|Екатеринославта]] Югары хатын-кыз курсында укыта; ә соңрак бу шәһәрдә университет оештыруда катнаша, ә соңрак ул таркалгач, медицина институтының башлангыч ректоры һәм профессоры була. 1925 елда Мәскәүгә кайта, 2 нче Мәскәү дәүләт университеты (2-нче Мәскәү медицина институты) медицина факультетының гистология кафедрасы җитәкли; 1925-1928 елларда медицина факультеты деканы була. 1928 елда саулыгының торышы буенча, административ эштән баш тарта. 1932 елда пенсияга чыга һәм гомеренең ахырына кадәр «Совет энциклопедиясе» нәшриятендә эшли.