Аергыч (синтаксис): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
Жөмләнең предмет төшенчәсен атаучы кисәгенә ияреп, шул предметларның билгесен, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдерүче кисәк аергыч була. Аергыч буйсынган кисәкне аерылмыш диләр. Аерылмыш күбрәк исемнәр һәм исемләшкән башка сүзләр белән бирелә. Аерылмыш җөмләнең теләсә нинди кисәге булырга мөмкин, димәк, аергыч җөмләнең теләсә кайсы кисәге янында була ала, һәм аерылмыш кайсы кисәк булып формалашса да, аергыч үзгәрешсез кала. Без биредә аергычларны кайсы сүз төркемнәре белән бирелүенә карап төркемлибез. Һинд-Европа телләрендә аергычлар күбрәк сыйфатлар белән бирелсәләр, дөресрәге, аергыч булып килгән исем сыйфат формасын алса, төрки телләрдә исем, аергыч булып килгәндә дә, исем булып кала, күп очракта сыйфатка әйләнми. Шуңа күрә төрки телләрдә исемнәр белән бирелгән аергычлар күбрәк очрыйлар.
== Исем белән бирелгән аергычлар ==
== Аерылмышка иялек килеше һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч. Монда иялек килеше формасын — аергыч, тартым формасын аерылмыш ала. Аергыч I, II зат алмашлыклары булганда, аерылмыш сөйләмә әдәби телдә тартым кушымчасын алмаска да мөмкин, мәсәлән: минем китап, синең китап. Ләкин язма әдәби телдә, кагыйдә буларак, тартым кушымчасын төшереп калдырмыйлар: минем китабым, синең китабың формасын кулланалар. Аергыч өченче затка караган сүз белән бирелгәндә, аерылмыштан тартым формасы төшеречми. Тик тезмә әсәрләрдә генә чыгармалар булырга мөмкин, мәсәлән: Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет киткән урманга утынга... (Г. Т.) ==
Аергыч түбәндәге очракларда иялек килеше кушымчасын ала:
* а) Күрсәтү алмашлыкларының берлеге яки зат алмашлыклары (III затның күплегеннән башкалары) белән бирелсә. Мәсәлән: минем китабым, синең китабың, тегенең китабы, безнең китабыбыз, аның китабы (ләкин аларның китабы, тегеләрнең китабы дип тә, алар китабы дип тә әйтеп була).
* б) Аерылмыш белән янәшә килмәсә. Мәсәлән: Гомерен бирде халык бәхете өчен далаларның мәгърур лачыны. (С. X.) Михаил да, Лиза шикелле үк, Хәятның кечкенәдән бергә уйнап үскән иптәше иде. (Ф. Ә.)
* в) Билгеле әйберләрне, кешеләрне атаучы сүзләр белән бирелсәләр, аергычлар күбесенчә иялек килешендә булалар. Мәсәлән: Тәрәзәдән Габсаттар абзыйның хатыны карап тора. (И. Г.) Биючеләрнең эзе дә юк. (Г. И.)
* Ләкин билгеле әйберләрне белдерүче сүзләр белән бирелгән аергычның иялек килешендә генә килүе хәзерге әдәби тел өчен мәҗбүри кагыйдә була алмый. Аерылмыш белән янәшә килгәндә, билгеле әйберне (затны) белдерүенә карамастан, аергыч билгесез килештә дә килә ала. Мисаллар: Ә кичләрен балалары өчен Шекспир әсәрләрен, „Нибелунги" поэмаларын кат-кат укып чыгарга вакыт тапкан. (Г. К.)
Иялек килешендәге сүз белән бирелгән аергыч, аерылмыш белән бергә, бер әйбернең (затның, төшенчәнең) икенче әйбергә (затка, төшенчәгә) караган булуын белдерә. Бу юл белән түбәндәге әйберләр бер-берсенә каратылалар: