Аергыч (синтаксис): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 19:
* з) бөтен үзенең өлешенә каратыла: Төрле фәннәрнең нигезләрен үзләштерү су кебек кирәк. (К. Н.) Майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры һәм матур карый. (Г. И.)
=== Аерылмышка янәшә тору һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч ===
* а) нинди дә булса бер әйбер билгеле әйбергә каратыла. Аергыч булып билгелелеге болай да — иялек килешен алмыйча да — аңлашылып торырлык әйберләрне белдерүче сүзләр: кеше исемнәре, ялгызлык исемнәр, дөньяда бер генә булган уникаль әйберләрне атаучы исемнәр һәм аергычлы исемнәр киләләр: Моңарчы без Наташа бригадасы кадәр эшли алмадык... (Г. Б.) Рахимовлар гаиләсе белән катышу Хәяткә беркадәр үзгәреш бирми кала алмады. (Ф. Ә.) Без, яшь көчләр, чыныгабыз эштә, нурланабыз кояш нурында. (X. Җ.) Безнең партия политикасы күпчелекнең теләгенә туры килә. (Г. Б.)
* б) конкрет әйбер гомумиләштерелгән әйбергә каратыла: Аңа командир машиналары да туктап юл бирә. (Г. Б.) ...Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык эфирларыннан гына табып була. (Г. Т.)
Юл номеры - 54:
=== Аерылмышка төрле ярдәмлекләр аша ияргән аергыч. ===
* 1. Хәтле, чаклы, тикле, кадәр бәйлекләре аша ияргән аергыч аерылмыштан аңлашылган әйберне үзеннән аңлашылган әйбергә күләм-чама ягыннан чагыштырып ачыклый. Мәсәлән: Яфрак кадәр кар төшә. (Г. Т.)
* 2. Кебек, шикелле, сыман, тө-сле (күк, сынлы, ише) бәйлекләре аша ияргән аергыч аерылмыштан аңлашылган әйберне үзеннән аңлашылган әйбергә төс, форма, эчке халәт якларыннан чагыштырып ачыклый. Мәсәлән: Ике арада кечкенә ишек кебек капка да бар. (Г. И.) Үгез төсле уллар үстереп, үзең һаман кеше эшендә. (М. Ж,.)
|