Нурлы терапия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «1. '''Дәлилләр''' а) зур булмаган базалиомалар, күз ярыгының медиаль почмагына күчмәгән, операция ясап булмаган авыруларда яки авыру баш тартканда; б) Капоши саркомасы, чөнки ул нурлы терапиягә сизгер. 2. '''Каршылыклар''' а) НКШ күз ярыгының медиаль почмагын...»
(аермасы юк)

27 окт 2021, 04:43 юрамасы

1. Дәлилләр а) зур булмаган базалиомалар, күз ярыгының медиаль почмагына күчмәгән, операция ясап булмаган авыруларда яки авыру баш тартканда; б) Капоши саркомасы, чөнки ул нурлы терапиягә сизгер. 2. Каршылыклар а) НКШ күз ярыгының медиаль почмагында, чөнки яшь юлларында нурлы терапия яшь түгелүгә китерә ала; б) өске кабаклар шеше, чөнки алга таба мөгезләнү өзлексез уңайсызлык китерә; в) агрессив шешләр, шулардан склерозлаучы базалиома, ЯКШ һәм МБК. 3. Өзлегүләр а) тире зарарлану һәм мадароз; б) медиаль почмак өлкәсен нурландыру нәтиҗәсендә яшь-борын юлы тыгылу; в) конъюнктива мөгезләнү, «коры» күз, кератопатия һәм катаракта; г) ретинопатия һәм оптик нейропатия. NB Күпчелек өзлегүләрдән нурланыш вакытында күз алмасын махсус калкан белән каплаганда котылып була. Әмма нурлы терапиядә хирургик кисеп алуга караганда рецидивлау ешлыгы күбрәк. Өстәвенә, нурлы терапиядә диагнозны гистологик раслау мөмкин түгел. Шешләрнең нурлы терапиядән соң хирургик кисеп алу нурланган тукымаларның регенерациягә сәләте түбән булганлыктан авыр.