Май бизе карциномасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «Май бизе карциномасы (МБК) — сирәк, әкрен үсүче шеш, күбесенчә өлкән кешеләрдә, ешрак хатын-кызларда очрый. == Гомуми билгеләре == Май бизләре периокуляр тиредә, карункула һәм каш тиресе фолликулларында урнаша. Гадәттә шеш мейбомий бизләреннән, кайчакта Цейс би...»
 
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Май бизе карциномасы''' (МБК) — сирәк, әкрен үсүче шеш, күбесенчә өлкән кешеләрдә, ешрак хатын-кызларда очрый.
== Гомуми билгеләре ==
Май бизләре периокуляр тиредә, карункула һәм каш тиресе фолликулларында урнаша. Гадәттә шеш мейбомий бизләреннән, кайчакта Цейс бизләреннән яки карункуланың май бизеннән үсә. НКШ-тән ЯКШ аермалы буларак ешрак өске кабакта барлыкка килә, чөнки анда мейбомий бизләре күбрәк. Бәлки эпителий эченнән таралу яки бәйсез берничә беренчел нокта барлыкка килү өчен якынча 5% очракта бер үк вакытта ике кабак та зарарлана. МБК-ның клиник диагностикасы авыр, чөнки башлангыч стадияләрдә малигнизациянең тышкы билгеләре аз чагыла һәм шеш агрессив булмаган чирләрне - халазион яки хроник блефаритны хәтерләтә. Май бизе карциномасының үзенчәлекле клиник билгеләре юк. Әмма шешнең саргылт эче булса МБК шиктә тотарга мәҗбүр итә. Диагнозда бик еш ялгышлар һәм үз вакытында дәвалау булмаган өчен үлүчелек 5-10% тәшкил итә. Начар фараз билгеләре - өске кабак зарарлану, шешнең зурлыгы 10 мм һәм күбрәк булу, чирнең дәвамлыгы 6 айдан артык тора. Цейс бизеннән МБК-сында фараз яхшырак.
Юл номеры - 6:
== Клиник формалары ==
Түбәндәге МБК формаларын аералар.
 
1. Төерле форма каты хәрәкәтсез төердән гыйбарәт, гадәттә өске тарзаль тәлинкәдә урнаша һәм липидлар булганлыктан кайвакыт сары төсле була (рәс. 4. 22в). Караганда шеш халазионны хәтерләтә ала, шуңа күрә гадәти булмаган консистенцияле халазионга тулы резекциядән соң гистологик тикшерү үткәрергә кирәк.
 
2. Үсүче МБК таралып эпидермисны инфильтрацияли (педжетоидлы таралыш — рәс. 4. 22г), ул кабак кырыеның таралган калынаюына (рәс. 4. 22д) һәм, бәлки, керфекләр коелуына китерә, шуңа бу форманы хроник блефарит дип кабул итәләр. Кайчак шеш конъюнктива эпителиен инфильтрацияли ала (рәс. 4. 22е), бу ялгыш ялкынсыну чире диагнозына китерә ала, мәсәлән хроник конъюнктивит, өске лимбаль кератоконъюнктивит яки җөйләүче пемфигоид ("маскарадлы" синдром).