Яссы күзәнәкле яман шеш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Яссы күзәнәкле яман шеш''' (ЯКШ) — кимрәк таралган, ләкин базалиомага караганда потенциаль агрессиврак шеш. 20% очракта шеш регионар лимфа төерләренә метастазлый, шуңа беренчел тикшерүдә регионар лимфа төеннәрен җентекләп капшап карау кирәк. == Гомуми билгел...»
(аермасы юк)

26 окт 2021, 04:53 юрамасы

Яссы күзәнәкле яман шеш (ЯКШ) — кимрәк таралган, ләкин базалиомага караганда потенциаль агрессиврак шеш. 20% очракта шеш регионар лимфа төерләренә метастазлый, шуңа беренчел тикшерүдә регионар лимфа төеннәрен җентекләп капшап карау кирәк.

Гомуми билгеләре

Шешнең орбитадан баш сөяге куышлыгына периневраль таралышы мөмкин. ЯКШ кабаклар яман шешләренең 5-10% тәшкил итә һәм de novo барлыкка килә ала яки алдагы актиник кератоздан яки in situ карциномасыннан (Бовен чире — кара. рәс. 4. 2г) үсеш алырга мөмкин. БИДС-да иммунитет түбәнәйгәндә яки бөерне күчереп утырканнан соң авыруларда ЯКШ барлыкка килү куркынычлыгы югары. Гадәттә шеш аскы кабакта яки аның кырые буенча урнаша. Шешне хроник нурланыш һәм тире җәрәхәтләнү булган ак тәнле өлкән авыруларда ешрак очраталар. ЯКШ ачыклау кайчак кыен, кайвакыт кератоакантома һәм тире мөгезенең клиник билгеләре белән шешләрнең тирән кисемнәрен гистологик тикшергәндә инвазив ЯКШ ачыклана.

Гистология

Шеш яссы күзәнәкле эпидермис катлавыннан килеп чыга һәм дермада төрле зурлыктагы чагылган төшләр һәм мул эозинофиль цитоплазма белән атипик эпителиаль күзәнәкләр тупламасыннан тора (рәс. 4. 21а). Югары дифференциацияләнгән шешләрдә хас булган кератинлы "энҗеләр" һәм күзәнәк ара "басмалар" (десмосомалар - рәс. 4. 21б) табып була.

Клиник формалары

Клиник формалары күп төрле, үзенчәлекле билгеләре юк. Клиник яктан ЯКШ-не НКШ-тән аеру авыр, әмма беренчесе гадәттә өстәге тамырлану булмау, тизрәк үсеш һәм гиперкератоз булу белән сыйфатлана.

1.              Төерле форма гиперкератоз билгеләре белән төердән гыйбарәт, анда кабырчыклы эрозия һәм ярылу барлыкка килә ала (рәс. 4. 21в).

2.              Җәрәхәтлеформа кызыл нигезле, төгәл чикле һәм тыгыз әйләнгән кырыйлы ясалу белән беленә, әмма перламутрлы күренеше һәм телеангиэктазияләр юк (рәс. 4. 21г, д).

3.      Аскы инвазив ЯКШ белән   тире мөгезе  (рәс. 4. 21е).