Нигез-күзәнәкле яман шеш: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''Нигез-күзәнәкле яман шеш''' (базалиома) — аеруча таралган яман чир, ешрак өлкәннәрдә очрый. Төп куркынычлык шарты булып ак, каралуга сәләтле булмаган тире һәм хроник инсоляция тора.
== Гомуми билгеләре ==
90% очракта ясалу башта һәм муенда урнаша, аларның 10% кабак зарарлануы тәшкил итә. НКШ — кабакның аеруча таралган яман шеше, аның өлешенә 90% очрак килә. Күпчелек ясалулар аскы кабакта урнаша, шулай ук кабакның эчке ябышмасы, өске кабак һәм кабакның тышкы ябышмасы (кимү буенча) зарарлануы мөмкин. Шеш әкрен инвазив метастазланмаяча үсеш белән сыйфатлана. Кабакларның эчке ябышмасы янында урнашкан шешләр, шешләрнең башка урнашуларына караганда ешрак орбитага һәм куышлыкларга тарала, дәвалауга авыррак бирешә һәм ешрак рецидивлар бирә. Рецидивлар радикаль булмаган дәвалаудан соң агрессиврак һәм дәвалауга авыр бирешә.
== Гистология ==
Шеш эпидермисның плюрипотент нигез күзәнәкләреннән килеп чыга. Күзәнәкләр перифериядә бакча сыман тезелеп (рәс. 4. 20б), аскы юнәлешкә таба үсә (рәс. 4. 20а). Кератин ясалу белән яссы күзәнәкле дифференцияләүдә НКШ-нең кератотик төре үсеш ала. Тагын кистозлы һәм адено-кистозлы төр үсеше белән майлы яки бизле дифференцияләү мөмкин, ә склерозлаучы (морфеасыман) шеш төре утраучыклар һәм тыгыз фиброз строма белән чолганып сузылган җепләр сыман күзәнәкләр җыелганда формалаша.
== Клиник формалары ==
1. Төерле НКШ формасы: өслегендә кечкенә телеангиэктазияләр белән ялтыравыклы тыгыз перламутрлы төер. Башта НКШ әкрен үсә, 1-2 ел эчендә шеш диаметрда 0,5 см җитә ала (рәс. 4. 20в).
2. Җәрәхәтле-төерле НКШ формасы («кимерелгән» җәрәхәт) перламутрлы күтәрелгән кырый (рәс. 4. 20г) һәм тыштан киңәйгән кан тамырлары (телеангиэктазияләр) (рәс. 4. 20д) белән үзәк җәрәхәт белән сыйфатлана.
4. НКШ башка формалары гадәттә кабакларны зарарламый: кистоид, бизле, пигментланган һәм мультиүзәкле үсеш белән өстәге формалары.
'''NB '''Бик еш НКШ белән авыруларның бит йөзләрендә актиник зарарлану билгеләре бар.
== Чыганаклар ==
|