Муса Җәлил бюсты (Екатеринбург): юрамалар арасында аерма

һәйкәл (Екатеринбург, Россия)
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
яңа бит ясау
(аермасы юк)

24 окт 2021, 18:53 юрамасы

Муса Җәлил бюсты Екатеринбург шәһәре Орджоникидзе районы Халыклар Дуслыгы скверында урнашкан.
Бюст — Татарстан хөкүмәтенең Екатеринбург шәһәренә бүләге.

Һәйкәл
Муса Җәлил бюсты
Муса Җәлил бюстын ачу. 13.10.2021
Муса Җәлил бюстын ачу. 13.10.2021
Урын Екатеринбург, Орджоникидзе районы, Космонавтлар проспекты, «Халыклар Дуслыгы» скверы
Сынчы Винера Абдуллина, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
Төзелеш 2021, май—2021, октябрь
Материал бронза, мәрмәр

Тарих

 
Һәйкәлнең скульптура өлеше (бюст)

2021 елның 13 октябрендә Екатеринбург шәһәренең Орджоникидзе районы Космонатлар проспектында, Халыклар Дуслыгы скверында, Урал дәүләт педагогика университеты янәшәсендә ачылган.

Свердловскида татарлар Муса Җәлилгә һәйкәлне 36 ел куярга омтылганнар. Әүвәлге урыны – шәһәр үзәгендә булырга һәм шагыйрь бөтен буена, кул-аягы зынҗырлы килеш сурәтләнергә тиеш булган [1].

Муса Җәлил исеме Свердловск өлкәсе белән тыгыз бәйләнгән. 1932 елда шагыйрь Серов шәһәрендә эшче корреспондентлар киңәшмәсендә катнашкан һәм металлурглар белән очрашкан.

Һәйкәл кую өчен таш май аенда ук салынган. Бюстны әзерләү һәм Екатеринбургка китерү буенча чыгымнарны – Татарстан Республикасы, һәйкәл янәшәсендәге территорияне төзекләндерү һәм бюстны урнаштыру буенча чыгымнарны – Свердловск өлкәсенең «Урал татарлары» халыклар дуслыгын үстерү иҗтимагый оешмасы үз өстенә алган[2].

Ачылу

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, «Уральские авиалинии» авиаширкәте (Екатеринбург) очучысы РФ Каһарманы (2019) Дамир Йосыпов һ. б. катнаша.

Тасвирлама

Һәйкәл ак мәрмәр аслыкка утыртылган Муса Җәлилнең бронза бюстыннан гыйбарәт.
Муса Җәлил хәрби киемнән сурәтләнгән.

2,8 метрлы һәйкәлне Санкт-Петербургтан танылган скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина эшләгән[2].

Бюст бронзада башкарылган, күтәртмәсе (постамент) ак төстәге мәрмәрдән ясалган.

Постаментның алдына русча язылган:

Муса Джалиль
(1906―1944)

Татарский поэт
Герой Советского Союза,
Лауреат Ленинской премии СССР

Аслыкның як-ягына русча һәм татарча язылган:

Жизнь моя
песней звенела в народе,
Смерть моя
песней борьбы прозвучит.

Гомрем минем
моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар
җыр булып

Сылтамалар

Искәрмәләр