Халикъ Садрый: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
'''Габделхаликъ Гариф улы Садриев''' [[1890 ел|1890 елның]]ның [[4 август]]ында хәзерге [[Самара өлкәсе|Самара өлкәсенең]]нең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ятим калып, [[Октябрь революциясе|Октябрь революциясенә]]нә кадәрге чорда [[Оренбург]], [[Уфа]], [[Баку]], [[Самара]] шәһәрләрендә [[завод]] һәм [[нефть]] промыселларында эшләп, “тормыш университетлары”н уза. Бик яшьли [[революцион көрәш]] юлына баса. [[1919]]-[[1922]] елларда партиянең Самара губерна комитетында [[татар-башкорт]] секциясе рәисе булып эшли. [[1920]] елда [[Мәскәү|Мәскәүдә]]дә [[ТАССР]] оешу турындагы тарихи закон проектына кул куйган татар халкы вәкилләреннән берсе икәнлеге дә мәгълүм.
Х.Садри [[Казан|Казанда]]да [[“Спартак” комбинаты|“Спартак” комбинатында]]нда директор һәм башка сәнәгать оешмаларында җитәкче булып эшли, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү юнәлешендә фәнни-популяр хезмәтләр дә яза (“Электромонтер”, [[1926]]; “Электрик серләре”, [[1928]] һ.б.)
[[Бөек Ватан сугышы|Бөек Ватан сугышында]]нда, [[батальон командиры]] буларак, [[фронт|фронтның]]ның алгы сызыгында сугыша. [[Фронт|Фронттагы]]тагы батырлыклары өчен [[Кызыл Йолдыз]], [[II дәрәҗә Ватан сугышы ордены|II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары]] һәм медальләре белән бүләкләнә.
Х.Садри, әдәби иҗатка [[Октябрь революциясе|Октябрь революциясенә]]нә кадәр үк тартылып, шул чорда байтак кына хикәяләр яза. Революциядән соң ул прозада эшләү белән бергә үзен [[драматургия|драматургиядә]]дә, [[поэзия|поэзиядә]]дә һәм [[очерк|очеркларда]]ларда сынап карый. Х.Садриның драматург [[Әнәс Камал]] белән берлектә “Юллар” ([[1950]]) исемле [[пьеса|пьесасы]]сы бар. Шулай ук ул [[“Идел буенда сугышлар”]], [[“Партизаннар”]] һәм курчак театрлары өчен [[“Камал бабай әкияте”]] ([[1951]]) исемле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Әлеге пьесалар үз вакытында республикабыз сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
Х.Садриның [[“Ил батырлары”]]([[1934]]), [[“Тимерче малае”]] ([[1935]]), [[“Безнең таң”]] ([[1937]]) исемле повестьлары һәм [[“Йөзмә госпитальдә”]]([[1950]]) дигән [[мемуар]] очеркы мәгълүм.
Аның барлыгы сигез китабы дөнья күрә.
Ул [[1939]] елдан [[СССР Язучылар берлеге|СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы иде.
 
==Чыганак==