Гариф Ахунов: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
TimmingBot (бәхәс | кертем) к clean up, replaced: - → – using AWB |
||
Юл номеры - 7:
| тулы исем = Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов
| һөнәр =
| туу датасы = [[1925 ел
| туу җире = [[Татарстан
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = [[2000 ел
| үлем җире = [[Казан]]
| әти =
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Гариф Ахунов''', тулы исеме '''Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов''' ([[1925 ел
Гариф Ахунов [[1925 ел
Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. [[1951 ел]]да «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук [[1951 ел]]да, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге [[«Казан утлары» журналы|«Казан утлары»]]) журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» ([[1955 ел|1955]]) повестен иҗат итә. [[Ибраһим Гази]], [[Габдрахман Әпсәләмов]], [[Әнвәр Давыдов]], [[Гомәр Бәширов]], [[Шәйхи Маннур]], [[Салих Баттал]] кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
[[1956 ел
Гариф Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. [[1963 ел
Татарстан әдипләренең җиденче корылтаеннан соң республика Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлануы сәбәпле, Гариф Ахунов [[1968 ел]]да [[Казан]]га кайта. [[1972 ел|1972]]-[[1974 ел|1974]] елларда ул [[«Казан утлары» журналы
Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» ([[1968 ел|1968]]-[[1970 ел|1970]]) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» ([[1971 ел|1971]]), «Олы юлга сәяхәт» ([[1974 ел|1974]]), «Ардуан батыр» ([[1975 ел|1975]]), «Без бит Арча яклары» ([[1978 ел|1978]]), «Йолдызлар калка» ([[1979 ел|1979]]) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмышынчы еллар авылы тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм җитәкче урында эшләүче хакимият кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Гариф Ахунов [[1973 ел]]да Татарстан Республикасының [[Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе]]нә лаек була.
Юл номеры - 40:
Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәвамында әдип, илдә барган демократик үзгәрешләр белән рухланып, үзе кичергән тормыш материаллары нигезендә, авылда үзгәртеп кору чоры вакыйгаларына багышланган «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңарган мәхәббәт» исемле кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.
Гариф Ахуновның әдәби мирасында [[Казан]]да [[Татар академия театры]], [[К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры]], Әлмәт, Минзәлә драма театрлары сәхнәләрендә кат-кат куелып, заманында тамашачының игътибарын җәлеп иткән берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф.Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар), «Акчарлаклар» (Ш.Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б. Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре («Әдәби язмышлар», «Чишмәләр белән сөйләшү» исемле җыентыклар, 1970, 1985) һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар арасында киң таныла. Аерым алганда, ул татар теленә В.Закруткинның «Пла-вучая станица» («Йөзмә станица», [[1953 ел|1953]]) романын, А.Макаренконың «Педагогик поэма»сын ([[1957 ел|1957]]), Рабиндранат Тагор «Хикәяләр»ен ([[1960 ел|1960]]), [[Михаил Шолохов
Гариф Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә басыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә.
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов [[1975 ел]]да Хезмәт Кызыл Байрагы, [[1981 ел]]да Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук [[1998 ел]]дан [[Татарстан Фәннәр академиясе
Гариф Ахунов [[2000 ел
{{Rq|image}}
{{DEFAULTSORT:Ахунов, Гариф}}▼
[[Төркем:Татар язучылары]] ▼
[[Төркем:Татар
[[Төркем:Татар
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]]
▲{{DEFAULTSORT:Ахунов, Гариф}}
|