«Габдулла Кариев» битенең юрамалары арасында аерма

3 байта добавлено ,  10 лет назад
к
clean up, replaced: - → – (2) using AWB
(викиләштерү, шәхес шаблоны)
к (clean up, replaced: - → – (2) using AWB)
}}
 
'''Габдулла Кариев''' (''Миңлебай Хәйруллин'', ''[[8 май]] [[1886 ел|1886]], Күлбай-Мораса, [[Октябрь районы]], [[Татарстан]] - [[28 гыйнвар]] [[1920 ел|1920]], [[Казан]]'') — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе.
 
==Тормыш юлы==
1917-1918 елларда Г. Кариев җитәкләгән [[«Сәйяр» труппасы]] [[М. Горький]]ның «Мещаннар», [[А. Чехов]]ның «Чия бакчасы», [[М. Фәйзи]]нең «Галиябану» һәм башка әсәрләрен сәхнәләштерә.
 
Г. Кариев - халыкның талантлы, алдынгы фикерле улы. Ул театрны бөтен йөрәге белән ярата. Язучы [[Г. Ибраһимов]] аның турында: «Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен, шуның белән көю бар иде», — дип язды.
 
«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр», — дип бик еш кабатлый торган була Г. Кариев. Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды ул.
Кызганычка каршы, Г. Кариевка татар театрына бәйле барлык ниятләрен дә тормышка ашырырга насыйп булмый. Ул [[1920 ел]]ның [[28 гыйнвар]]ында [[Казан]]да [[тиф]] авыруыннан үлә. Аны күмү җеназасына Казанның меңнәрчә халкы катнаша. Иң якын дусларыннан [[К. Тинчурин]] кабер өстендә соңгы сүзен әйтә, ә Ф. Бурнаш дусты истәлегенә язылган шигырен укый.
 
[[Төркем:Татар артистлары]]
[[Төркем:Татар театры]]
5412

правок