Әстерхан татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Vergilie01 (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: кире кагылган күрсәтмәле төзәтмә Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Vergilie01 (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: кире кагылган Мобиль җиһаз ярдәмендә үзгәртү Сайтның мобиль юрамасы аша үзгәртү
Юл номеры - 1:
<small>{{мәгънәләр|Татарлар (мәгънәләр)}}</small>
'''Әстерха́н татарлары́''' - [[татар халкы]]ның этно-территориаль бер төркеме. Башлыча [[Әстерхан өлкәсе]]ндә яшиләр.Әстерхан татарларга түбәндәгеләр керә: [[болгар татарлары]], [[зензел авыл|зензел татарлары]], [[юрт татарлары]], [[кундра татарлары]] һәм [[карагашлар]]. [[Юрт татарлары]], [[кундра татарлары]] һәм [[карагашлар]]га бүленәләр (элегрәк «өч йорт», «йемеш» һ.б. исем йөртүче татарлар да булган). [[Йорт татарлары]] Әстерхан татарларының иң күп санлы төркемп булып тора.<ref>[https://vatantat.ru/2020/06/27428/ Дамир Исхаков: «Татарлыгыңны көн саен исбатлап торырга кирәк»] [[«Ватаным Татарстан» газетасы|Ватаным Татарстан]]</ref>
 
Үзара аралашулары уртак [[татар теле]]ндә. Юрт татарлары белән карагашлар сөйләмендә [[нугай теле]] йогынтысы нык сизелә. Мөселман-сөнниләр. Әстерхан татарлары этногенезында хәзәр, кыпчак, нугай, [[Азак диңгезе|Азак]] төбәге болгарлары, төркиләшкән татлар, Урта Азиядән чыккан төркиләр һәм Һинд-Европа тел берлегенә керүче кабиләләр катнашкан. Әстерхан татарларының оешу процессында Алтын Урда дәүләте, ул таркалгач барлыкка килгән Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы мөһим роль уйнаганнар. Әстерхан татарлары этнокультурасы үсешендә шулай ук Идел-Урал төбәге татарларының да өлеше зур була. Аларның Әстерхан губернасына күпләп күченүләре 17 йөз - 20 йөз башына туры килә. Идел-Урал төбәгеннән чыккан татарлар бу губернада 18 йөз ахырына 13,2% булса, 19 йөзнең 30 нчы елларында 17,4%, 20 йөз башына андагы татарларның өчтән бер өлешеннән күбрәген тәшкил иткән.