«Константин Антонов» битенең юрамалары арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
 
=== [[Zur terror|Зур террор]] елларында (1937-1939) ===
1937 елның апрелендәге анкетада 1921-1924 елларда децист һәм [[Лев Троцкий|троцкист]] өчен тавыш биргән фактларын күрсәтә, шуның өчен Мәскәүгә кайтарыла, партия коллегиясе бу фактларны яшергәне өчен аңа каты шелтә чыгара. Май аенда КретискийныКрестинскийны эшеннән чыгаралар һәм кулга алалар. Аның урынына Потемкинны тәгаенлиләр, аның белән Антонов 1934 елда Франциядә эшли. Потемкин Антоновны ССРБ Чит ил эшләренең халык комиссариаты 2-нче көнбатыш бүлегенең мөдире ярдәмчесе итеп билгели. Ноябрь аенда инде Антоновның дусты язучы Виктор Кин кулга алына, һәм чит ил эшләре бюросы яңа эш кузгата. 1938 елның гыйнварында НКВД-да күрсәтмәләр бирә, шуннан соң бу вазифасыннан азат ителә һәм резервка күчерелә. Март аенда ССРБ Чит ил эшләренең халык комиссариаты 3-нче көнбатыш бүлегенә консультант булып билгеләнә, аның партия эше Мәскәү шәһәренең Дзержинский ВКП(б) район комитетына тапшырыла, анда май аена кадәр эшли, шуннан соң НКИД институтына җибәрелә. Бер үк вакытта ул ССРБ ФА Хокук институтында эшли. Ярты елдан соң аңа партбилетын кире кайтаралар, әмма НКИД институтында вазифадан алына һәм резервка җибәрәләр. НКИД институтыннан 1939 елның гыйнварында бөтенләй азаи ителә, әмма шул ук вакытта, апрель аенда, СССР Фәннәр академиясенең хокук институты штатында өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасына раслана һәм аның партоешмасына теркәлә. Май аенда халыкара хокук буенча (теоретик) дәреслек әзерләү эшенең өлешен тәмамлый.
 
[[11 май|11 майда]] кулга алына. Дәреслек кулъязмалары тартып алына
450

правок