Әстерхан татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Qaramalitawdan (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
<small>{{мәгънәләр|Татарлар (мәгънәләр)}}</small>
'''Әстерха́н татарлары́''' - [[татар халкы]]ның этно-территориаль бер төркеме. Башлыча [[Әстерхан өлкәсе]]ндә яшиләр. [[Юрт татарлары]], [[кундра татарлары]] һәм [[карагашлар]]га бүленәләр (элегрәк «өч йорт», «йемеш» һ.б. исем йөртүче татарлар да булган). [[Йорт татарлары]] Әстерхан татарларының нигезеиң күп санлы төркемп булып тора.<ref>[https://vatantat.ru/2020/06/27428/ Дамир Исхаков: «Татарлыгыңны көн саен исбатлап торырга кирәк»] [[«Ватаным Татарстан» газетасы|Ватаным Татарстан]]</ref>
 
Үзара аралашулары уртак [[татар теле]]ндә. Юрт татарлары белән карагашлар сөйләмендә [[нугай теле]] йогынтысы нык сизелә. Мөселман-сөнниләр. Әстерхан татарлары этногенезында хәзәр, кыпчак, нугай, [[Азак диңгезе|Азак]] төбәге болгарлары, төркиләшкән татлар, Урта Азиядән чыккан төркиләр һәм Һинд-Европа тел берлегенә керүче кабиләләр катнашкан. Әстерхан татарларының оешу процессында Алтын Урда дәүләте, ул таркалгач барлыкка килгән Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы мөһим роль уйнаганнар. Әстерхан татарлары этнокультурасы үсешендә шулай ук Идел-Урал төбәге татарларының да өлеше зур була. Аларның Әстерхан губернасына күпләп күченүләре 17 йөз - 20 йөз башына туры килә. Идел-Урал төбәгеннән чыккан татарлар бу губернада 18 йөз ахырына 13,2% булса, 19 йөзнең 30 нчы елларында 17,4%, 20 йөз башына андагы татарларның өчтән бер өлешеннән күбрәген тәшкил иткән.
Юл номеры - 16:
Хәзерге вакытта әстерхан татарларының гореф-гадәтләре, культура һәм хуҗалык итү традицияләре нык үзгәрә. 1930 еллардан башлап руслашу күренешләре күзәтелә. Ул күренеш аеруча 1960-80 елларда үзен нык сиздерә. Көнкүрештәге зур үзгәрешләр урбанизация нәтиҗәләре белән дә бәйле. 1990 еллардан әстерхан татарларының этномәдәни традицияләре яңадан торгызыла башлый.
 
== Мәшһүр Әстерханәстерхан татарлары ==
[[Абдулла Дубин]]
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
 
* [http://tatarile.org/kitap/node/4836 Әстерхан татарлары. Ф.Ф. Гулова]
* Исхаков, Д. М. "Астраханские татары: этнический состав, расселение и динамика численности в XVIII-начале XX вв." ''Астраханские татары. Казань: Институт языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова'' (1992): 5-33.
* Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
*Исхаков, Д. М. "Астраханские татары: этнический состав, расселение и динамика численности в XVIII-начале XX вв." ''Астраханские татары. Казань: Институт языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова'' (1992): 5-33.
 
{{татарлар}}