Даруханә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исемнәре өстәү
Yufereff (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 17:
[[1946]] дан Татарстан даруханәләр идарәсе РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы Баш даруханәләр идарәсенең Татарстан бүлегенә әверелә, [[1968]] дән республикада ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе эшли. [[1970]]—[[1980]] дә Татарстанда даруханә учреждениеләре челтәре үсеше алга китә, квалификацияле белгечләр әзерләү камилләшә (Казан фармация училищесе, [[1921]] дән; [[1975]] тән Казан медицина институтының фармация факультеты), халыкны дару препаратлары б-н тәэмин итү яхшыра (ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе башлыклары М. Г. Байгильдина, Ф. Ю. Ярмөхәммәтова, М. Д. Анисимова һәм башкалар). [[1986]] да Казанда товарларны автоматлаштырылган исәпкә алу мөмкинлеге булган механикалаштырылган эре даруханә склады гамәлгә керә. [[1993]] тә республикадагы даруханәләр саны норматив таләпләргә туры килә, матди базалары, башкарылган эш күләме санитария нормаларына һәм кагыйдәләренә җавап бирә. [[1980 еллар]] башында Даруханәләр идарәсе «Фармация» җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә. [[1990 еллар]] башында берләшмә «Татарстанфармация» дәүләт предприятиесенә әверелә. Бер үк вакытта дәүләти булмаган фармация берәмлекләре төзелә.
=== Хәзерге заман ===
Татарстан Республикасында Дәүләт даруханәләре системасы оешу [[1997]] дә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация департаменты төзелүе, «Татарстанфармация» унитар предприятиесе һәм мөстәкыйль даруханәләр булдыру б-н тәмамлана. Даруханәләр өлкәсендә дәүләтнең роле яңадан үсә башлый. Дарулар турында федераль закон ([[1998]]) кабул ителә. [[2000]] нең гыйнварыннан республикада медикаментоз тәэминатның дәүләт системасын үзгәртеп коруда яңа этап башлана. [[Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты|ТР МК]] каршында дәүләт һәм муниципаль даруханәләр нигезендә «Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе» дәүләт унитар предприятиесе оештырыла. Дәүләти булмаган даруханәләрнең дә активлыгы нәтиҗәсендә базарның даруларга ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә. «Сәламәтлек» федераль программасын ([[2006]]) тормышка ашыру барышында шикәр [[диабет]]ы, озакка сузылган [[склероз]], онкологик һәм онкогематологик авыруларны дәвалау өчен дарулар б-н тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә, әгъзалары күчереп утыртылган авыруларны тернәкләндерү-реабилитацияләү чаралары күрелә. [[2009 ел]] башына ТРда 1255 учреждение: 661 даруханә (471е хосусый), 43 хастаханә даруханәсе, 590 даруханә пункты, 2 киоск, 2 дару кибете эшли. Республикада дарулар б-н тәэмин итү эшендә 4250 белгеч шөгыльләнә; бер кеше елга 3135 сумлык дару куллана.
 
== Әдәбият ==