Шикәр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Русия → Россия (2) using AWB
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 1 as dead.) #IABot (v2.0.8
Юл номеры - 22:
 
== Сәламәтлеккә йогынтысы ==
Моннан ун мең ел элек, кешелек туклану өлкәсендә зур революция ясый. Ул бөртекле культураларның орлыкларын азык итеп куллана башлый. Бу берьеллык үсемлекләр энергияне [[крахмал]] формасында үзенә җыя һәм организмны тиз вакытта глюкоза белән тәэмин итеп тора. Бу төр азык кешегә шулкадәр нык ошый ки, ул канын глюкоза белән активрак тукландырып торырга омтыла. 19 гасыр башында кыйммәтле [[Америка]] шикәрен арзанлы чөгендер шикәре алыштыра башлый. Шикәр куллануда кисәк сикереш барлыкка килә. [[Англия]]дә шикәр куллану кеше башына елына 3 килограммнан 20гә күтәрелә.<ref>[http://kiziltan.ru/useruploads/files/kt_100_19_05_11.pdf Туклану экологиясе — сәламәтлек шарты]{{Deadlink|date=September 2021 |bot=InternetArchiveBot |fix-attempted=yes }}</ref>
 
Бер яктан глюкоза ми эшчәнлеген яхшыртса да, икенче яктан кешенең аңа наркотик бәйлелеге арта, һәм сәламәтлеккә зыян килә башлый.
Юл номеры - 44:
Россиядә кеше елга уртача 37 кг «ак үлем» ашый. Шикәрне кирәгеннән артык кулланучыларга [[кариес]], [[симерү]], [[шикәр диабеты]], [[гипертония]], [[атеросклероз]] һ.б. яный. Менә шул «шатлыкларны» булдырмас өчен, кеше тәүлегенә 60—90 г гына шикәр ашарга тиеш. Ә өлкәннәргә тагын да азрак күләмдә. Тәмлетамакларга исә шикәр аналогларына күчәргә киңәш ителә. Шикәр аналоглары ике төргә: татлыландыргыч һәм шикәр алмаштыргычларга бүленә. Аларның татлылыгы һәм калориялелеге төрлечә була. Татлыландыргачлар — күп атомлы спиртлар, ягъни чиста химик матдәләр. Иң татлы татлыландыргычлар булып сахарин (E954), аспартам (E951), цикламат (E952) санала. Цикламат шикәргә караганда — 30, [[аспартам]] — 200, [[сахарин]] 500 тапкыр татлырак. Алар [[чәй]], [[каһвә]] эчәргә яратучылар өчен яхшы, ә камырга салсаң, бәлешләрдән әче тәм килә. Бу төр татлыландыргычларның [[калория]]се аз. Шулай да аларның файдасы һәм зыяны турында галимнәр арасында бүгенге көнгә кадәр бәхәс бара.
 
Шикәр алмаштыргычлар — [[сорбит]] (E420) һәм [[ксилит]] (E967) — табигый чималдан җитештерелә. Мәсәлән, ксилит [[үзагач]]тан, [[мәккәй]] чәкәненнән ясала. Сорбит алма, өрек, миләш кебек җи­мешләрдән алына. Сорбит татлылыгы ягыннан шикәрдән калыша, ә ксилит шикәр белән бер дәрәҗәдә. Алар белән чәй эчәргә дә, камырга салырга да була. Шикәр алмаштыргычлар диабет белән авыручылар өчен алыштыргысыз ризык санала. Ә менә симез кешеләргә аларны кулланырга киңәш ителми. Сорбит белән ксилитны кирәгеннән артык куллану зарарлы. Алар эчне йомшартырга һәм [[үт]]не артык кудырырга мөмкин.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page44{{Citation |title=Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит44] |url=http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page44 |access-date=2013-05-22 |archive-date=2016-04-04 |archive-url=https://web.archive.org/web/20160404115835/http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page44 |dead-url=yes }}</ref>
 
Ксилитның тәүлеклек норманы 40-50 граммнан арттырмаска киңәш ителә. Сорбитны тәүлегенә 30 грамм кулланырга ярый. Ул үт кудыру үзлегенә ия. Сорбит организмга кирәкле булган В1, В6 витаминнарын һәм биотин мат­дәсен “янга калдырырга” булыша, эчәклек микрофлорасын яхшырта, әлеге витаминнарны синтезлый. Әмма сорбит шикәргә караганда калориялерәк, димәк, ябыгырга теләүчеләргә ул ярамый. Күп кулланган очракта эч күперү, косасы килү кебек күре­нешләрне китереп чыгара.<ref>[http://www.vatantat.ru/index.php?a2pg=353 Балсыз тормыш күңелсез]</ref>