Даруханә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 10:
[[Бөек Ватан сугышы]] елларында Татарстан даруханәләре складлары илнең тыл җирлеген даруханәләр продукциясе б-н тәэмин итәләр. Казан провизорлары Г. Е. Вайнер, М. Н. Хируг, Г. Е. Азарх, Н. И. Шувагин, Н. Ф. Кирьянов, профессорлар Х. Х. Планельес һәм И. Покровский тырышлыгы б-н ит комбинаты лабораторияләрендә сыек [[гематоген]], адонилен, [[сахарин]], спермин, ампулаларда сульфацил эретмәсе, ампулаларда камфара мае, Доверов опийлы порошогы ясала. [[1946]] дан Татарстан даруханәләр идарәсе РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы Баш даруханәләр идарәсенең Татарстан бүлегенә әверелә, [[1968]] дән республикада ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе эшли. [[1970]]—[[1980]] дә Татарстанда даруханә учреждениеләре челтәре үсеше алга китә, квалификацияле белгечләр әзерләү камилләшә (Казан фармация училищесе, [[1921]] дән; [[1975]] тән Казан медицина институтының фармация факультеты), халыкны дару препаратлары б-н тәэмин итү яхшыра (ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе башлыклары М. Г. Байгильдина, Ф. Ю. Ярмөхәммәтова, М. Д. Анисимова һәм башкалар). [[1986]] да Казанда товарларны автоматлаштырылган исәпкә алу мөмкинлеге булган механикалаштырылган эре даруханә склады гамәлгә керә. [[1993]] тә республикадагы даруханәләр саны норматив таләпләргә туры килә, матди базалары, башкарылган эш күләме санитария нормаларына һәм кагыйдәләренә җавап бирә. [[1980 еллар]] башында Даруханәләр идарәсе «Фармация» җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә. [[1990 еллар]] башында берләшмә «Татарстанфармация» дәүләт предприятиесенә әверелә. Бер үк вакытта дәүләти булмаган фармация берәмлекләре төзелә.
 
Татарстан Республикасында Дәүләт даруханәләре системасы оешу [[1997]] дә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация департаменты төзелүе, «Татарстанфармация» унитар предприятиесе һәм мөстәкыйль даруханәләр булдыру б-н тәмамлана. Даруханәләр өлкәсендә дәүләтнең роле яңадан үсә башлый. Дарулар турында федераль закон ([[1998]]) кабул ителә. [[2000]] нең гыйнварыннан республикада медикаментоз тәэминатның дәүләт системасын үзгәртеп коруда яңа этап башлана. [[Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты|ТР МК]] каршында дәүләт һәм муниципаль даруханәләр нигезендә «Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе» дәүләт унитар предприятиесе оештырыла.
 
== Әдәбият ==