Даруханә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
[[Казан губернасы]]нда беренче даруханәләр [[XIX гасыр|XIX йөз]] башында ачыла. [[Казан]]да провизорлар К. К. Клаус, Ф. Х. Грахе, И. И. Бренинг, А. Ф. Кешнер, Ю. Ш. Шварц зур даруханәләргә нигез салалар. Ф. Х. Грахе фирмасы даруханәсенең ([[1855]] дә нигез салына) дару складлары, фармакология матдәләре җитештерү лабораториясе була, анда җимеш сулары һәм минераль сулар, капсулаларда желатин әзерләнә, медик һәм бактериологик анализлар үткәрүгә заказлар алына ([[1905]] тән фирма хуҗасы медицина докторы Э. Ф. Грахе). Беренче земство даруханәләре губернаның [[Чистай]] ([[1869]]), [[Тәтеш]] ([[1885]]) шәһәрләрендә ачыла. [[1915]] тә Казан губернасында 45 хосусый һәм земство даруханәсе санала, аларда 10 провизор һәм 187 фармацевт эшли. [[1916]] да А. Е. Арбузов стеарин-сабын кайнату, глицерин һәм химия заводында салицил препаратлар ([[салицил кислотасы]], салициллы әче натрий, [[аспирин]], салол һәм башкалар) җитештерүне оештыра. [[1918]] дә [[РСФСР]] ХКС даруханәләрне дәүләтнеке итү турында декрет чыгара, соңрак алар [[ТАССР]] Сәламәтлек саклау халык комиссариатына тапшырыла. Совет хакимияте елларында Э. Ф. Грахе һәм А. Ф. Кешнер даруханәләре Казанда дәүләт даруханә склады һәм даруханә кибетләре оештыру өчен нигез була. [[1931]] дә Э. Ф. Грахе фирмасы фармакология фабрикасы итеп үзгәртелә (карау [[Татхимфармпрепаратлар]]). [[1922]] дә даруханәләр челтәре б-н җитәкчелек итү өчен Татмедторг оештырыла (җитәкчесе М. Я. Лондон), соңрак — ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Татарстан даруханәләр идарәсе (директор-идарәче И. И. Беганский, аннары А. И. Сорокин). [[1936]] да ул РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Татарстан бүлеге итеп үзгәртелә (Даруханәләр идарәсе башлыклары З. С. Акчурин, Д. А. Аксёнов һәм башкалар).
 
[[Бөек Ватан сугышы]] елларында Татарстан даруханәләре складлары илнең тыл җирлеген даруханәләр продукциясе б-н тәэмин итәләр. Казан провизорлары Г. Е. Вайнер, М. Н. Хируг, Г. Е. Азарх, Н. И. Шувагин, Н. Ф. Кирьянов, профессорлар Х. Х. Планельес һәм И. Покровский тырышлыгы б-н ит комбинаты лабораторияләрендә сыек [[гематоген]], адонилен, [[сахарин]], спермин, ампулаларда сульфацил эретмәсе, ампулаларда камфара мае, Доверов опийлы порошогы ясала. [[1946]] дан Татарстан даруханәләр идарәсе РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы Баш даруханәләр идарәсенең Татарстан бүлегенә әверелә, [[1968]] дән республикада ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе эшли. [[1970]]—[[1980]] дә Татарстанда даруханә учреждениеләре челтәре үсеше алга китә, квалификацияле белгечләр әзерләү камилләшә (Казан фармация училищесе, [[1921]] дән; [[1975]] тән Казан медицина институтының фармация факультеты), халыкны дару препаратлары б-н тәэмин итү яхшыра (ТАССР МСның Даруханәләр идарәсе башлыклары М. Г. Байгильдина, Ф. Ю. Ярмөхәммәтова, М. Д. Анисимова һәм башкалар). [[1986]] да Казанда товарларны автоматлаштырылган исәпкә алу мөмкинлеге булган механикалаштырылган эре даруханә склады гамәлгә керә. [[1993]] тә республикадагы даруханәләр саны норматив таләпләргә туры килә, матди базалары, башкарылган эш күләме санитария нормаларына һәм кагыйдәләренә җавап бирә. [[1980 еллар]] башында Даруханәләр идарәсе «Фармация» җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә. [[1990 еллар]] башында берләшмә «Татарстанфармация» дәүләт предприятиесенә әверелә. Бер үк вакытта дәүләти булмаган фармация берәмлекләре төзелә.
 
== Әдәбият ==