Николай Катанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Николай Федор улы Катанов''' — күренекле [[төрки халыклар]] белгече.
 
== Тормыш юлы һәм эшчәнлеге ==
Николай Катанов [[1862 ел|1862 елның]] 6([[18 май|18]]) маенда [[Енисей]] кушылдыгы [[|Абакан|Абаканның]] сул ярында урнашкан Аскиз авылыннан 17 км ераклыктагы Изюм дигән даладагы җирдә хакас гаиләсендә туа. [[1869 ел|1869]]-[[1876 еллардаел]]ларда ул Аскиздагы училищеда укый, ә [[1876 ел]]да [[Красноярски]]дагы гимназиягә укырга керә, аны [[1884 ел]]да алтын медаль белән тәмамлый. [[1884 ел|1884]]-[[1888 еллардаел]]ларда ул – [[Петербург]] университетының көнчыгыш факультеты студенты. [[1888 ел|1888]]-[[1892 еллардаел]]ларда Катанов Фәннәр академиясенең [[Сеҗер]]дә, [[Монголия]]дә, [[Кытай]] Төркестанында үткәргән фәнни экспедициясендә катнаша, төрки халыкларның тормыш-көнкүрешен гореф-гадәтләрен, телен, авыз иҗатын өйрәнә. [[1893 елныңел]]ның ахырында ул төрки-татар теле магистры дәрәҗәсенә имтихан бирә һәм [[КДУ|Казан университетының]] төрки-татар теле кафедрасына гадәттән тыш профессор итеп билгеләнә. [[1894 елныңел]]ның [[29 гыйнварындагыйнвар]]ында ул “Төрки-татар кабиләләренә этнографик күзәтү” дигән кереш лекциясен укый.
 
[[1903 ел]]да Н. Катанов “Урянхай телен фәнни тикшерү тәҗрибәсе” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. [[1907 ел]]да [[Казан]] университеты аңа, диссертация якламыйча гына, икенче докторлык дәрәҗәсе бирү турында карар чыгара. [[1911 ел]]да Катанов Казан рухани академиясенә эшкә күчә, анда ул татар теле укыта. [[1917 елгыел]]гы инкыйлабыннан соң Катановның эшчәнлеге Казан университетында үтә.
 
Казанда эшли башлау белән Н. Катанов Көнчыгышны өйрәнүче зур галим буларак таныла. Ул 28 ел дәвамында ([[1894 ел|1894]]-[[1922 ел|1922]]) [[КДУ|Казан университетының]] [[археология]], [[тарих]], [[этнография]] җәмгыятендә хакыйкый әгъза булып тора, шуның 16 елын ([[1898 ел|1898]]-[[1914 ел|1914]]) аның рәисе, ике ел ([[1896 ел|1896]]-[[1898 ел|1898]]) сәркатип була. Шулай ук “Җәмгыять” чыгара торган “Хәбәрләр”нең редакторы вазифасын да үти. Аның Көнчыгыш басмаларына библиографик, аннотацияле күзәтүләре җыентык һәм журналларда һәрдаим басылып тора. Ул “Җәмгыять”нең гомуми җыелышларында дистәләгән докладлар белән чыгыш ясый, “Хәбәрләр”дә 130 мәкалә бастыра; алар төрки халыкларның килеп чыгышы, теле, нумизматика, исламны өйрәнүгә багышланган. Ул җирле төбәкнең тарихи үткәне – борынгы Болгар дәүләте, Казан ханлыгы һәм Казан шәһәре буенча да шөгыльләнә. Ул археологик казынулар алып барганда табылган мөселман акчаларын, болгар эпиграфик һәйкәлләрен, материал культура әйберләрен өйрәнә.
 
Н. Катанов зур җәмәгать эше алып бара, педагогика, гыйлем, китап басу, редакторлык, тәрҗемә өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәтә. Ул китап, музей белгече, библиограф һәм журналист, географ һәм сәяхәтче булган.