Габдулла Камал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Габдулла Камал''' — [[Татарлар|татар]] режиссеры, актер, [[татар драматургиясе]] һәм театрына нигез салучыларның берсе. [[Галиәсгар Камал|Галиәсгар Камалның]] бертуган энесе.
 
Габдулла Камал [[1893 ел]]да [[Казан]]да туа. Кече яшьтән үк байларда хезмәт итә. 17 яшендә инде Габдулла приказчик була. [[1910 ел]]да Казанда «Шәрык клубы» ачыла. Шунда режиссер булып эшләүче Галиәсгар Камал энесе Габдулланы да театрда уйнарга җәлеп итә. Шулай итеп, читек-кәвеш кибете приказчигы 17 яшендә сәхнәгә чыга һәм бер-ике елдан профессиональ артист булып китә.
 
«Сәйяр» труппасында [[Габдулла Кариев]] кул астында 8 ел эшләп чыныгу алган Габдулла Камал үзенең иҗатын төрле шәһәрләрдә дәвам иттерә. Ташкент шәһәрендә үзе татар театры оештыра, үзбәк халкының театр сәнгатенә юл яра, таҗик, төркмән театрларына да булыша. Новосибирск, Әстерхан, Оренбург, Царицын шәһәрләре театрларында да хезмәт куя. Татарстан хөкүмәте чакыруы буенча Камал I, [[1931 ел]]да Казанга кайтып, радиодрама коллективының баш режиссеры була һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда эшли.