Даруханә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Yufereff (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 6:
[[Татарстан]] җирлегендә борынгыдан дарулар җитештерү һәм таралуы мәгълүм. Дәвалау чарасы буларак [[Боланнар|болан]] мөгезләре, [[Таш тозы|таш тозлар]], [[мускус]], белимнитлар, хайван тиресе көленнән майда изеп ясалган мазь, үсемлек яфраклары һәм чәчәкләре төнәтмәләре, [[бал]] һәм башкалар кулланылган. Сөлек ярдәмендә кан суырту гамәлдә булган. Табиб һәм фармаколог [[Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари]] үзенең [[фармакология]] буенча «әт-Тиръякъ әл-Кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») трактатында ([[1220]]) [[Идел буе Болгары]]нда киң кулланылган үләннәрдән ясалган популяр дарулар рецептларын искә ала. [[Әбу Гали ибн Сина]]ның «Тыйб гыйльме кануннары» китабы да мәгълүм була.
 
[[Казан губернасы]]нда беренче даруханәләр [[XIX гасыр|XIX йөз]] башында ачыла. [[Казан]]да провизорлар К. К. Клаус, Ф. Х. Грахе, И. И. Бренинг, А. Ф. Кешнер, Ю. Ш. Шварц зур даруханәләргә нигез салалар. Ф. Х. Грахе фирмасы даруханәсенең ([[1855]] дә нигез салына) дару складлары, фармакология матдәләре җитештерү лабораториясе була, анда җимеш сулары һәм минераль сулар, капсулаларда желатин әзерләнә, медик һәм бактериологик анализлар үткәрүгә заказлар алына ([[1905]] тән фирма хуҗасы медицина докторы Э. Ф. Грахе). Беренче земство даруханәләре губернаның [[Чистай]] ([[1869]]), [[Тәтеш]] ([[1885]]) шәһәрләрендә ачыла. [[1915]] тә Казан губернасында 45 хосусый һәм земство даруханәсе санала, аларда 10 провизор һәм 187 фармацевт эшли. [[1916]] да А. Е. Арбузов стеарин-сабын кайнату, глицерин һәм химия заводында салицил препаратлар ([[салицил кислотасы]], салициллы әче натрий, [[аспирин]], салол һәм башкалар) җитештерүне оештыра.
 
== Әдәбият ==