Нисә сүрәсе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Сүрә карточкасы |Сүрәнең исеме = Ән-Нисә |Гарәпчә атамасы = {{lang-ar|سورة النساء}} |Рәсеме = Sura4.pdf |Кла...»
 
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 15:
|Киләсе сүрә = [[Әл-Мәидә]]
}}
'''Ән-Нисә (хатын-кызлар) сүрәсе'''([[гар.]]سورة النساء - сүрәтүн-нисә) - [[Коръән|Коръәндә]] дүртенче [[сүрә]].
Сүрә [[Мәдинә|Мәдинәдә]] иңгән.
 
Әлеге сүрә, [[Өхед сугышы|Өхед сугышындагы]] көтелмәгән җиңелүдән соң, берничә ай дәвамында иңгән. Әлеге сугышта, тыңламаулары һәм тәртип бозулары сәбәпле, күп [[мөселман]]нар үтерелә. Ятимнәр, тыл хатыннар турында кайгырту кирәклелеге барлыкка килә.
 
Бу сүрәдә шулай ук алар [[җәһилият]] ([[Ислам|Исламгача]] чор) чорында мәхрүм булган [[хатын-кыз]] [[хокук|хокуклары]] күрсәтелә. Гарәпләрнең тарихында беренче тапкыр полигамиягә ([[күпхатынлылык|күпхатынлылыкка]]) чикләүләр кертелә: хатыннар саны дүрттән артык булалмый башлый, шул ук вакытта моның өчен аерым шартлар да кертелә.
 
Әлеге сүрә [[ислам|исламның]] дошманнарына ярдәм күрсәткән [[монафикъ|монафикъларны]] шелтәли. Сүрәдә шулай ук бөтен кешеләр һәм, аерым алганда, [[мөселман|мөселманнар]] таянып эшләргә тиешле кагыйдәләр карала. Бу кагыйдәләр тәртип, тигезхокуклылыкка чакыра, ятимнәргә, никахка, ятимнәрне карауга алуга, әманәткә ничек карарга киркәлеген күрсәтә.
 
[[Аллаһ]] әлеге сүрәдә васыять һәм мал күчерүгә күрсәтмәләр бирә, өйләнергә ярамаган хатыннар турында да әйтә. Бу сүрәдә шулай ук сугыш вакытында гыйбадәткә игътибар бирелә, [[Китаб әһелләре|Китаб әһелләренең]] Аллаһка карата гаделсезлекләре турында әйтелә (мәсәлән, [[Мәрьям]], [[Гайсә|Гайсәнең]] тәрегә кадаклануы турында уйланулар китерелә). Аллаһ беркайчан да гафу итмәячәк кешеләр: Аңа [[ширек]] кылучылар турында әйтелә, ләкин Ул башка барлык гөнаһларны теләгән кешеләренә кичерә.
 
== Сылтамалар ==