Ркаил Зәйдулла: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
орфо |
|||
Юл номеры - 25:
== Биография ==
[[1962 ел]]ның [[23 гыйнвар]]ында хәзерге [[Чуашия|Чуаш Республикасының]] Комсомол районы
Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый («Ялкын» журналы, № 11). Тора-бара ул «Яшь ленинчы», [[«Татарстан яшьләре»]] газеталарының, [[«Ялкын»]], [[«Казан утлары»]] журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла, аерым шигырь цикллары, хикәяләре, юмористик язмалары «Идел» альманахы, «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1[[984 ел]]да яшь студент шагыйрьнең «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла. Китап әдәби җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, татар шигъриятенең аксакаллары [[Хәсән Туфан]] һәм [[Сибгат Хәким]] әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтеп чыгалар. Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Урыс кышын озату» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый, шагыйрь иҗаты егерменче гасырның соңгы унъеллыгында җәмгыять кичергән кискен үзгәреш шартларында барлыкка килгән хөр уй-фикер яңарышының татар поэзиясендәге уңышлы бер чагылышы итеп бәяләнә. «Күрәзә» китабы өчен Р. Зәйдулла [[1990 ел]]да яшь иҗатчыларның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.
Юл номеры - 37:
Р. Зәйдулланың аерым әсәрләре, [[Инглиз теле|инглиз]], [[Төрек теле|төрек]], [[Үзбәк теле|үзбәк]], [[Рус теле|рус]] һәм [[Чуаш теле|чуаш]] телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.
Ркаил Зәйдулла — [[1988 ел]]дан [[Татарстан язучылар берлеге|Язучылар берлеге]] әгъзасы.
== Библиография ==
|