Кар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 2 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
Юл номеры - 3:
'''Кар''' – ул кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты [[явым-төшем]], күбрәк салкын [[температура]]да барлыкка килә.
 
[[Җил]] [[көньяк]]та, [[океан]] һәм [[диңгез]] өстендә йөзеп йөргән [[болыт]]ларны төньякка куа. Салкын [[һава]]га килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар – кар бөртекләре хасил була. Кыскасы, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә.<ref>[{{Citation |title=Җил каян килә? бит39 |url=http://www.tatknigafund.ru/books/2287/read?locale=tt#page39 Җил|access-date=2013-05-24 каян|archive-date=2016-03-05 килә|archive-url=https://web.archive.org/web/20160305022524/http://www.tatknigafund.ru/books/2287/read?locale=tt#page39 бит39]|dead-url=yes }}</ref> Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка киләләр. Аннан соң 0,1 мм гы кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә, барыбызга билгеле булган алты очлы [[кар бөртеге|кар бөртекләре]] барлыкка килә.
 
Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы аркасында алтмыш − йөз егерме градуслы почмаклар гына булырга мөмкин. Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабат-кабат вертикаль рәвештә күчеп йөриләр, өлешчә эриләр һәм яңадан кристаллашалар. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә шундый геометрик төрлелек барлыкка килә, хәтта ике охшаш кар бөртеген дә очратып булмый.
Юл номеры - 20:
==Кар ташкыны==
[[Файл:Lawine.jpg|thumb|left||220px|Кар ташкыны]]
Таулы районнарда кыш көне башка афәтләр – кар шуышу, ягъни [[кар ташкыны|кар ташкыннары]] төшәргә мөмкин. Тау итәкләренә җыелган тонна-тонна кар кояш нурлары яисә ниндидер тавыш нәтиҗәсендә урыныннан кузгалып аска төшә. Якын-тирәдәге урманнарны, басуларны, хәтта авылларны күмеп китә.<ref>[{{Citation |title=Җил каян килә? бит41 |url=http://www.tatknigafund.ru/books/2287/read?locale=tt#page41 Җил|access-date=2013-05-24 каян|archive-date=2016-03-05 килә|archive-url=https://web.archive.org/web/20160305022524/http://www.tatknigafund.ru/books/2287/read?locale=tt#page41 бит41]|dead-url=yes }}</ref>
 
Кар ташкыны ишелү [[Татарстан]]да да мөмкин. [[2008 ел]]да [[Бөгелмә]] шәһәре читендә кар 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге 9 бала һәм яшүсмер чана һәм чаңгы шуган җирдән дүрт метр калынлыгындагы кар астында кала. Аларның икесе зыян күрми, төрле тән җәрәхәтләре алган өч яшүсмер Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә озатыла гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәләре тарафыннан үткәрелгән эзләү-коткару эшләре барышында табылган тагын дүрт баланы коткарып калып булмый.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2008/2/1/32960/ Бөгелмәдә кар ишелмәсе астында калып зыян күргән яшүсмер пульмонология бүлегенә күчерелде]</ref>