Имезүчеләр: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8 |
|||
Юл номеры - 36:
'''Имезүчеләр''' ({{lang-la|Mammalia}}) — эволюцион яктан [[умырткалылар]]ның иң югары төзелешле [[сыйныф (биология)|сыйныфы]]. Бу — югары [[нерв системасы]]ның, аеруча зур ярымшарлар кабыгы алгы ми бүлегендә көчле үсеш алуында, тереләй тудыруда һәм балаларын [[сөт]] белән туендыруда, [[газ]]лар алмашы өчен иң зур өслеккә ия [[альвеола]]лы [[үпкә]]ләр барлыкка килү, җылы канлы булуларында чагыла. Болар барысы да имезүчеләргә төрле яшәү тирәлекләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.
Имезүчеләрнең тышкы билгеләре аларны башка класс вәкилләреннән аерып тора. Мондый билгеләрнең иң мөһиме — йон капламы. Ул аз санлы вәкилләрендә генә (кит, морж һәм башка су хайваннарында, коры җирдә яшәүчеләрдән бегемотта гына) булмый. Имезүчеләрнең тиресендә күп төрле бизләр: май, тир, яшь, ис, [[сөт]] бизләре бар. Имезүчеләрнең теш төзелеше дә аларны башкалардан аерып тора. Беренчедән, аларның кискеч, казык һәм урт тешләре була, ә икенчедән, алар казналыктагы ояларда — альвеолаларда утыралар. Имезүче җәнлекләр төрле азык белән тукланалар. Теш системасының төзелеше һәм тешләрнең теге яки бу типларының үсеше туклану характерына бәйле. Мәсәлән, ерткыч имезүчеләрнең ([[бүре]], [[юлбарыс]], [[сусар]] һ. б.) казык тешләре яхшы үскән, [[кимерүчеләр]]нең ([[тиен]], [[байбак]], [[тычкан]] һ. б.) — кискеч тешләре, үлән белән тукланучыларның (кәҗә, антилопа, болан һ. б.) урт тешләре нык үсеш алган.<ref>
Төрле исәпләүләр буенча [[дөнья]]да биш меңнән алып 5416 га кадәр имезүче [[төр (биология)|төре]] бар дип санала. Имезүчеләрнең төрле [[ландшафт]]ларга таралган төрләре табигатьтә мөһим роль уйный.
|