Башкорт тел гыйлеме: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем) к →top: redact, replaced: Тарих, тел һәм әдәбият институты → Тарих, тел һәм әдәбият институты using AWB |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 3:
'''Башкорт тел гыйлеме''' — башкорт теленең мөһим проблемаларын тикшерү белән шөгелләнгән фән.
== Тарихы ==
[[Мәхмүд Кашгарый]]ның «Дивану логат әт-төрки» (1073/1074 еллар) дигән энциклопедик хезмәтенең «Төрки телләрнең үзенчәлекләре» дигән өлешендә башкортларны төп егерме төрки халык исәбенә индерә. «Ә башкортларның теле, — дип яза ул, кыпчак, угыз, кыргыз һәм башка телләргә охшаш, ягъни төрки»<ref>«Девону луготит турк». 1 том. Тошкент. С. 66.</ref><ref>{{книга|автор=[Мәхмүт Ҡашғари[|Махмуд ал-Кашгари]].|часть=|ссылка часть=|заглавие=Диван лугат ат-турк (Свод тюркских слов): В 3-х томах|оригинал=|ссылка=|ответственный=Пер. с араб. А. Р. Рустамова под ред. И. В. Кормушина; предисл. и введ. И. В. Кормушина; примеч. И. В. Кормушина, Е. А. Поцелуевского, А. Р. Рустамова; Институт востоковедения РАН: Институт языкознания РАН|издание=|место=М.|издательство=Восточная литература|год=2010|том=1|страницы=22|страниц=464|серия=Памятники письменности Востока. CXXVIII, 1 / редкол.: Г. М. Бонгард-Левин и др.|isbn=5-02-018202-8, ISBN 978-5-02-036424-0|тираж=800}}</ref>.
Швед тикшеренүчесе Ф. И. Страленберг «Төн уртасы: көнчыгыш Аурупа һәм Азиянең тарихи һәм географик тасвирламасы» (Стокгольм, 1730; алман телендә) дигән китабында 32 телдән алынган сүзләр белән беррәттән башкорт теленнән дә мисаллар бирә, аның раславынча, кырым, үзбәк, башкорт, кыргыз һәм төрекмән татарлары телләре бердәм диалект тәшкил итә.
Башкорт теленең беренче сүзлеге дип [[Миндияр Бикчурин]]ның «Сүзләрнең башкорт теленә тәржемәсе» дигән хезмәте исәпләнә, ул 1781 елга карый<ref>{{книга|автор=|заглавие=История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. [[Кульшарипов, Марат Махмутович|М. М. Кульшарипов]]; Ин-т истории, языка и литературы УНЦ РАН|ссылка=|ответственный=|место=Уфа|издательство=Гилем|год=2011|том=III|страниц=476|страницы=409|isbn=978-5-7501-1301-9|ref=}}</ref>.
XVIII гасыр азагында М. Бикчуринның югарыда аталган хезмәтеннән, тарихчы, Петр Чаадаевның «Список слов с переводом на татарский, башкирский, калмыцкий язык» дигән нәшер ителми калган кулъязма китабыннан алынган 300-гә якын рус сүзнең башкорт теленә тәржемәсе [[Паллас Петер Симон|П. С. Паллас]]ның «Сравнительные словари всех языков и наречий, собранные десницею Всевысочайшей особы» (1— 2 к., 1787-1789)] китабына индерелә.
Немец галиме, этнограф, минералогия профессоры, Императорның Фән һәм сәнгать академиясе академигы Иоган Готлиб Георги ХVIII гасыр азагында үзе җыйган материаллар нигезендә башкорт теле сүзлеген төзи, ләкин бу сүзлек кулъязма көйө кала (С. К. Булич, 1904).
1842 елда М. И. Ивановның «Татарская грамматика»сы һәм «Татарская хрестоматия»сы (сүзлексез) нәшер ителә. Иванов халыкның сөйләш телен әдәби китап теленнән аера, аның хрестоматиясе ике өлештән торып, беренче өлешендә — татарларның, башкортларның һәм казахларның сөйләш теленнән мисаллар; икенче өлешендә китап теленнән мисаллар бирелә<ref name="autogenerated20140204-1">{{статья|автор=[[Галяутдинов, Ишмухамет Гильмутдинович|Галяутдинов И. Г.]]|заглавие=Из истории языковых и культурных процессов в Башкортостане в XIX — начале XX вв|ссылка=http://www.vatandash.ru/index.php?article=100|язык=|издание=[[Ватандаш]]|тип=|год=2000|том=|номер=12|страницы=|doi=|issn=1683-3554}}</ref>.
1892 елда башкортлар өчен рус алфавиты нигезендә беренче әлифба нәшер ителә, соңыннан ул 1898 һәм 1908 елларда кабатлап басыла. ХХ гасыр башында А. Г. Бессоновның («Букварь для башкир», 1907), [[Катанов Николай|Н. Ф. Катанов]]ның («Азбука для башкирского языка»), М. А. Колаевның («Основы звукоподражание и азбука для башкир», 1912) һәм башкаларның хезмәтләре чыга<ref name="autogenerated20140204-1" />.
== Хәзерге чоры ==
ХХ гасырның 50‑се елларында башкорт тел гыйлеменең хәзерге үсеш чоры башлана.
Профессор [[Киекбаев Җәлил|Киекбаев Җәлил Гыйният улы]]| башкорт һәм төрки тел белеме проблемаларын фәнни өйрәнүгә башлангыч сала. Ул «Башкорт теленең фонетикасы», «Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе», «Введение в урало-алтайское языкознание», «Основы исторической грамматики урало-алтайских языков» дигән фундаменталь хезмәтләр яза, алар университетта филологик белем бирүнең фәнни нигезенә әверелә.
Җ. Г. Киекбаевның "Башкорт теленең фонетикасы" дигән хезмәтендәге башкорт теле [[фонетика]]сын тасвирлау һәм чагыштырма‑тарихи тикшерү идеялары Бейешев Әкрәм Гыйбат улы, Ишбирзин Эрнст Фәйзрахман улы, Ишбулатов Нәгыйм Хаҗгали улы|, [[Фирдәвес Хисамитдинова|Хисамитдинова Фирдәвес Гыйльметдин кызы]] хезмәтләрендә үсеш ала.
Башкорт теленең морфологиясе мәсьәләләре [[Марат Зәйнуллин|М. В. Зәйнуллин]]ның функциональ анализ нигезендә язылган "Хәзерге башкорт әдәби теле: морфология" (2002, 2‑се басма, 2005) китабында ачыла. [[Башкорт теленең морфологиясе|Морфология]] буенча эзләнү белән — [[Талмас Гарипов|Гарипов Талмас Мәгъсүм улы]], [[Нәгыйм Ишбулатов|Н. Х. Ишбулатов]], Х. Г. Йосопов, Солтанбаева Х. В., [[Касыйм Әхмәрев|Әхмәров Касим Закир улы]], [[Юлдашев Әхнәф|Юлдашев Әхнәф Әхмәт улы]]һәм башкалар; синтаксис мәсьәләләре белән Ә. М. Азнабаев, [[Гали Сәетбатталов|Сәетбатталов Гали Гали улы]], Д. С. Тикеев һәм башкалар шөгыльләнә.
Җ. Г. Киекбаевның "Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе" (1966) хезмәтендә [[Башкорт теленең лексикасы|лексика]] һәм [[Башкорт теленең фразеологиясе|фразеологияны]] өйрәнүнең фәнни нигезләре салына. Э. Ф. Ишбирдин "Башкорт теле лексикасының тарихи үсеше" ("Историческое развитие лексики башкирского языка"; 1986) дигән монографиясендә башкорт лексикасының формалашуы һәм үсеш тарихы мәсьәләләрен тикшерә. Лексиканы күнегү проблемалары Г. Г. Каһарманов, [[З. Г. Ураксин]], Ф. Г. Хисамитдинова, М. Х. Әхтәмовһәм башкаларның хезмәтләрендә карала. З. Г. Урасинның "Башкорт теленең фразеологиясе" (1975) монографиясендә башкорт фразеологиясе үзенчәлекләре тикшерелә, фразеологик берәмлекләр классификациялана.
60 нчы еллардан белән ономастика, аеруча топонимика (А. Ә. Камалов, Ф. Г. Хисамитдинова, [[[[Рәшит Шәкүр|Шәкүров Рәшит Закир улы]] һәм башкалар) һәм антропонимика ([[К. Х. Кусимова]], З. М. Раемгужина) буенча эзләнү әүземләште.
К. Г. Ишаевның "Башкорт теленең сүзьясалыш" (1994) һәм Әхтәмовның "Хәзерге башкорт теле: сүзьясалышы" (2000) дигән хезмәтләре башкорт телендәге сүзьясалыш проблемаларына арнала.
Диалектологлар М. И. Дилмөхәмәтов, Н. Х. Ишбулатов, [[Сәрия Мирҗанова|Мирҗанова Сәрия Фазулла кызы]], [[Нәҗибә Мәкъсүтова|Мәкъсүтова Нәҗибә Хәерзаман кызы]], У. Ф. Нәдерголов һәм башкалар башкорт диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнә. Мәҡъсутованың "Башкорт теленең көнчыгыш диалекты (чагыштырма-тарихи юнәлештә)", Мирҗанованың "Башкорт теленең көньяк диалекты" (1979), "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты (формалашуы һәм хәзерге торышы)" (1991) дигән хезмәтләре нәшер ителә.
Башкорт теленең тарихи грамматикасы өлкәсендә — Ә. М. Азнабаевның һәм [[Псәнчин Вәли Шәгали улы|В. Ш. Псәнчин]] "Башкорт теленең тарихи морфологиясе (чагыштырма-тарихи тикшеренү тәҗрибәсе)" (1976) китабы, библиография юнәлештә "Башкорт тел гыйлеме буенча библиография" (1969), "Башкорт тел гыйлеме" библиографик күрсәтмәсе (1— 3‑нче өлешләр; 1980-1997) нәшер ителә.
Башкорт әдәби теленең үсеш тарихы мәсьәләләре И. Г. Галәветдиновның, Э. Ф. Ишбирзин, [[Халикова Рәйсә Хәлил кызы|Р. Х. Халикованың]] "Башкорт әдәби теленең тарихы" күмәк монографиясенда (1993) карала.
Яңа лексикографик хезмәтләр барлыкка килә: башкорт теленең фундаменталь аңлатмалы сүзлеге, "Башкортча-русча сүзлек" (1996), "Башкорт теленең диалектлары сүзлеге" (2002), "Урысча-башкортча сүзлек" (2 томда, 2005) һәм башкалар.
Этнолингвистика, социолингвистика, лингвокультурология, лингвофольклористика буенча эзләнү алып барыла. Лексикологиядә һәм лексикографиядә компьютер технологияләре кулланыла: язучыларның һәм лексика тармаклары буенча ешлык сүзлекләре төзелә һәм нәшер ителә (З. Ә. Сираҗетдинов).
Башкорт тел гыйлеме өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре белән Башкорт дәүләт университетының башкорт тел гыйлеме һәм этномәдәни белем бирү кафедрасы, Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең [[Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа)|Тарих, тел һәм әдәбият институты]] шөгыльләнә.
Строка 18 ⟶ 58 :
Башкорт тел гыйлеме проблемалары Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында, Сибай, Нефтекама һәм Бөре филиалларында да игътибар үзәгендә кала.
== Галимнәр ==
Башкорт тел гыйлеме буенча галимнәр:
* [[Җәлил Киекбаев|Ж. Г. Киекбаев]]
* [[Әкрәм Бейешев|Ә. Г. Бейешев]]
* [[Әхнәф Юлдашев|Ә. Ә. Юлдашев]]
* [[Харрас Йосопов|Х. Г.Йосопов]]
* [[Касыйм Әхмәров|К. З. Әхмәров]]
* [[Гали Сәетбатталов|Г. Г. Сәетбатталов]]
* [[Талмас Гарипов|К. М. Гарипов]]
* [[Эрнст Ишбирдин|Э. Ф. Ишбирзин]]
* [[Фирдәвес Хисамитдинова|Ф.Г.Хисамитдинова]]
* [[Әхмәр Азнабаев|Ә. М. Азнабаев]]
* [[Марат Зәйнуллин |М. В. Зәйнуллин]]
* [[Нәгыйм Ишбулатов|Н. Х. Ишбулатов]]
* [[Галиян Каһарманов |Г. Г. Каһарманов]]
* [[Зиннур Ураксин |З. Г. Ураксин]]
* [[Мөхтәр Әхтәмов|М. Х. Әхтәмов]]
* [[Азат Камалов |А. Ә. Камалов]]
* [[Рәшит Шәкүр|Р. З. Шәкүрев]]
* [[Таңсылу Кусимова|К. Х. Кусимова]]
* [[Вәли ПсәнчинВ.Ш. Псәнчин]]
* [[Сәрия Мирҗанова|С. Ф. Миржанова]]
* [[Нәҗибә Мәксүтова|Н. Х. Мәксүтова]]
* [[Урал Нәдерголов|У. Ф. Нәзерголов]]
* М. И. Дилмөхәмәтов
* [[Ишмөхәмәт Галәветдинов|И. Г. Галәветдинов]]
* [[Эрнст Ишбирдин|Э. Ф. Ишбирзин]]
* [[Рәйсә Халикова|Р. Х. Халикова]]
* З. М. Раемгужина
* Д. С. Тикеев
* З.Ә. Сиражетдинов
* [[Хәдичә Солтанбаева |Х. В. Солтанбаева]] һәм башкалар.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
[[Төркем:Башкорт теле]]
|