Архитектура: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8
Юл номеры - 6:
 
==Архитектура гыйлеме==
Архитектураны өйрәнүче иҗтимагый, техник һәм махсус фәннәр комплексы. Төп тармаклары: архитектура, [[шәһәр төзелеше]] теориясе һәм тарихы, [[архитектура истәлекләре]]н реставрацияләү һәм реконструкцияләү, ландшафтлар архитектурасы, архитектура иҗаты методологиясе, архитектура тәнкыйте. Архитектура гыйлеменең фән буларак барлыкка килүен галимнәр [[Борынгы Рим]] архитекторы һәм [[Мөһәндис|инженеры]] [[Витрувий]]ның «Архитектура турында ун китап» дигән трактаты (б.э.к. 1 йөз) белән бәйлиләр, анда шәһәр төзелеше, инженер-техник һәм бизәлеш мәсьәләләре бәян ителә. Архитектура гыйлеме үсешендә Л. Альбертиның «Биналар төзү турында» (1485), А. Палладионың «Архитектура турында дүрт китап» (1570), Д. Виньоланың «Архитектурада биш ордер кагыйдәсе» (1562) дигән трактатлары мөһим роль уйный. 18-19 йөзләрдә архитектура фәне үсеше нигездә архитектура (ордер) формалары теориясен эшләү, дөнья архитектурасы истәлекләрен ачу һәм өйрәнү юнәлешендә бара. Моңа күренекле француз һәм немец галимнәренең (И. Винкельман, Г. Шлиман, Ф. Майер, К. Шинкель, Виолле ле Дюк, О. Шуази һ.б.) археология һәм реставрация өлкәсендәге эшчәнлекләре сәбәп була. Нәтиҗәдә дөнья халыкларына Троя, Микен, Помпеи, Петра, Персепольдәге мәдәни истәлекләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Бу истәлекләрнең тарихын һәм архитектурасын тирәнтен өйрәнүгә, төрле төбәкләр һәм дәверләрнең архитектурасы арасындагы үзара йогынтыларны һәм багланышларны тикшерүгә этәргеч бирә. Бөтендөнья архитектурасы тарихын өйрәнүгә нигез салына. 20 йөздә тикшеренүләрне Л. Беневоло, З. Гидион, Г. Зитте, М. Майер, Н. Певзнер, М. Рагон һ.б. дәвам иттерә. Тикшеренүчеләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше композицияләре мәсьәләләреннән тыш, ландшафтка бәйле, техноген, экологик һ.б. аспектларның теоретик проблемаларына да игътибар итәләр.<ref>[{{Citation |title=Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. |url=http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B0%D1%80%D1%85%D0%B8%D1%82%D0%B5%D0%BA%D1%82%D1%83%D1%80%D0%B0-%D0%B3%D1%8B%D0%B9%D0%BB%D0%B5%D0%BC%D0%B5 Татар|access-date=2013-05-18 энциклопедиясе|archive-date=2016-03-06 |archive-url=https://web.archive.org/web/20160306142659/http://tatarile.org/maglumat/%d0%bc%d3%99%d0%ba%d0%b0%d0%bb%d3%99/%d0%b0%d1%80%d1%85%d0%b8%d1%82%d0%b5%d0%ba%d1%82%d1%83%d1%80%d0%b0-%d0%b3%d1%8b%d0%b9%d0%bb%d0%b5%d0%bc%d0%b5 Казан,|dead-url=yes 2008.]}}</ref>
 
==Шулай ук кара==